КФУда Х тапкыр “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк

20-21 февраль көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында X Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. 

Җыенда филология һәм культурология арасында диалогны җайга салу юлларын эзләү, вуз һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентларын, мәктәп, лицей һәм гимназия укучыларын гомуми фәнни проблемаларга җәлеп итү һ.б. максат итеп куела.

Конференциядә 10-11нче сыйныфта, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар һәм студентлар катнаша ала.

Шулай ук, татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

Конференция татар, төрки һәм рус телләрендә барачак. Гаризаны lingvoturk2019@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.