КФУда Хәтер һәм кайгы көне ничек үткәрелә?

22 июнь — Россиядә хәтер һәм кайгы көне. Моннан нәкъ 75 ел Бөек Ватан сугышы башланган көн. 

22 июньдә Җиңү Паркында КФУның «Кар десанты» тарафыннан Бөек Ватан сугышы барган урыннардан алып кайткан фотоматериаллар һәм экспонатларның презентациясе үтәчәк. 

2015-2016 еллар дәвамында Кар десанты 4 тапкыр бөтенрәсәй «Хәтер вахтасы» экспедицияләрендә катнашты. Соңгы эзләнүләр нәтиҗәсендә һәм отрядның булу вакытында тарихи әһәмияткә ия бик күп экспонатлар җыелган. Алар арасында снарядлар, көнкүреш кирәк-яраклары, бүләкләр һәм шулай ук экспедиция урыннарыннан фотографияләр бар.

SAM_0814

Фондның бер өлеше белән 22 нче июнь көнне 10:00 — 13:00 сәгатьләрдә Җиңү Паркында танышып булачак. Ә кичен «Мир» кинотеатрында ачык мәйданда 19:00 сәгатьтә «Брестская крепость» фильмы күрсәтеләчәк. Шунда ук «Кар десанты» отрядының агитацион бригадасы һәм Татарстан Республикасының башка эзләнү отрядлары чыгышы да булачак.

1yf3vnHkysg

Шулай ук бу көнне КФУ студентлары Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркыннан алып Җиңү Паркына кадәр оештырылачак «Свеча памяти» республика акциясендә дә актив катнашачаклар.