КФУда халыкара җәйге экологик мәктәп

КФУда экология буенча җәйге россия-америка мәктәбе эшли. Ул үз эшен 30 июньдә башлаган иде. Яшь экологларның халыкара командасы 15 июльгә кадәр бергә эшләячәк.

Мәктәптә хәзер вакыт тыгыз: студентлар КФУ, Evergreen State College әйдәп баручы белгечләренең лекцияләрендә булалар, Татарстанның төрле табигать саклагыч зоналарында булалар, югары дәрәҗәдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнашалар.

Казан университеты һәм Evergreen State College хезмәттәшлеге 25 елдан артык икән инде. Барлык программа инглиз телендә.