КФУда халыкара лингвистик саммит узачак

Саммитта дөньяның 19 иленнән 500гә якын галим катнашачак.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А.Бодуэн де Куртенэнның 175 еллыгына һәм Казан университетында эшли башлавына 145 ел тулуга багышланган «Дөнья лингвистикасы сораулары һәм трендлары» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак.

Kazan International Linguistic Summit 2020 (KILS) катнашучылары арасында Россия, АКШ, Бөекбритания, Австралия, Италия, Германия, Нидерланд, Испания, Австрия, Норвегия, Кытай, Төркия, Иран, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Молдова, Украина, Беларусь илләреннән 500 галим.

Microsoft Teams платформасында онлайн-форматта узачак саммитны КФУ белән беррәттән Халыкара лингвистлар комитеты, Тел белеме институты һәм Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты оештыра. Саммитның партнерлары булып Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, Халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе, Microsoft компаниясе тора.

Фәнни форум программасында иң яхшы Россия һәм чит ил галимнәре-лингвистларының виртуаль докладлары, Scopus һәм Web of Science мәгълүматлар базасына керүче үзебезнең һәм чит ил фәнни лингвистик журналларының баш мөхәррирләре чыгышлары, фәнни секцияләр утырышлары һәм башкалар. Күпчелек очрашуларның язмалары YouTube видеохостингында саммитның рәсми каналында ачык кулланылышта урнаштырылачак.

19 илдән килгән филологлар тарихи һәм эволюцион лингвистика, традицион лингвистика һәм аның цифрлы трансформациясе, клиник һәм нейролингвистика, психолингвистика, квантитатив лингвистика, тел белеменең башка төрләре турында фикер алышачак. Моннан тыш И. А. Бодуэн де Куртенэ һәм аның тел турындагы фән үсешендә, пандемия һәм пандемиядән соңгы дөньяда тел белеменә багышланган докладлар да яңгыраячак.

Саммитның әйдәп баручы спикерлары: Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры, МДУ филология факультетының когнитив тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Андрей Кибрик; Россия фәннәр академиясе лингвистик тикшеренүләр институты директоры Евгений Головко; КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, рус теле буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ВАКның филология һәм сәнгать белеме буенча эксперт советы әгъзасы Рәдиф Җамалетдинов; Аризона штаты университетының (АКШ) укыту һәм белем бирү лабораториясе директоры Даниэль Макнамара; Нью-Йорк дәүләт университеты профессоры Карл Мескилл; Удине (Италия) университеты профессоры Андреа Мариена һәм лингвистларның халыкара комитеты (Comité International Permanent des Linguistes / Permanent International Committee of Linguists) генераль секретаре урынбасары Камиль Хаманс (Нидерланды) һәм башкалар.

KILS 2023 елда Россиядә беренче тапкыр Казан федераль университеты базасында узачак XXI Халыкара лингвистлар конгрессы өчен әзерлек этабы булачак. Аны КФУ һәм Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институты оештыра, төрле илләрдән 1000нән артык галим катнашыр дип көтелә.

Автор: Медиакоммуникацияләр үзәге