18 май — Халыкара музейлар көне. Ул Казан университетлары музейларында да зурлап билгеләп үтеләчәк.
Бу көнне барлык теләүчеләр дә үзенчәлекле экскурсияләрдә була, мавыктыргыч шөгыльләрдә, университетның 6 музеенда булачак мастер-классларда катнаша алачак. Шулай ук фәнни экспедицияләрдә һәм 3 концерттан торган «Жилище славных муз» дигән концерт программасында катнаша алачак.
18 майда музейлар бушлай эшли.
Мастер-классларның бәясе: 100-150 сум.
+7 (960) 031-01-30 телефоны буенча язылырга мөмкин.