КФУда «Иң яхшы академик төркем» конкурсы тәмамланды

Анда 22 төркем катнашты.

Казан федераль университетында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы академик төркем» конкурсының ачык туры  узды. Анда 22 академик төркем, 7 куратор һәм 21 староста катнашты.

Конкурс унбишенче тапкыр уздырыла. Чараны Студентларның иҗтимагый оешмалары һәм университет берләшмәләренең координация советы белән берлектә Яшьләр сәясәте департаменты оештыра.

Турыдан-туры катнашу этабына академик төркемнең 7 кураторы узды, алар үз эшчәнлекләре, эш нәтиҗәләре һәм казанышлары турында иҗади хисап тапшырырга тиеш иде. Кураторлар өчен икенче конкурс сынавы — «Халыкның бердәмлеге — ил бердәмлеге» чарасы проектын булдыру. Быел конкурс Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Шуңа күрә проектны яклаганда аның яңалыгы, уникальлеге генә түгел, конкурс тематикасына туры килүе дә исәпкә алынды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучысы, 10.3-831 академик төркем кураторы Екатерина Штырлина конкурстан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

«Конкурс укыту-тәрбия эшенең иң нәтиҗәле ысулларын эзләү һәм системалаштыру максатыннан хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу өчен үзенә күрә бер мәйданга әверелә. Анда катнашу үзбилгеләнүгә, һөнәри һәм шәхси яктан үсешкә ярдәм итә».

Жюри хөкеменә академик төркемнәр старосталары чыгышлары тәкъдим ителде. Конкурсның оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары тарафыннан гаризалар саны күп булу сәбәпле, быел “Кече курсларның иң яхшы старостасы” һәм “Югары курсларның иң яхшы академик төркеменең иң яхшы старостасы” номинацияләреннән тыш, “Беренче курслар  академик төркеменең иң яхшыстаростасы” номинациясен аерым билгеләп үтү турында карар кабул ителде.

Финалист старосталарның академик төркемнәре көндезге турга «Безнең староста» видеороликлары әзерләгәннәр. Ә старосталар үзләре иҗади үзпрезентация белән чыгыш ясадылар.

«Минем өчен бу бик мөһим тәҗрибә булды. Конкурстан мин генә түгел,  төркемем дә яңа тәэсирләр алды», — дип уртаклашты Физика институтының 1 нче курс студенты Надежда Журавлева.

Марина Сингатуллина Алабуга институтыннан килгән һәм барлык катнашучылар белән беррәттән туган Alma mater ның иң яхшы старостасы исеме өчен көрәште.

«Конкурс ярдәмендә мин төркемемнең һәрвакыт ярдәмгә килергә сәләтле, акыллы кешеләр хәзинәсе икәнен аңладым», — дип сөйләде студент кыз.

Төркемнәрнең үзпрезентациясе дә булды, алар өч минут дәвамында үзләренең ни өчен иң яхшы булырга лаеклы булуларын, никадәр тату һәм бердәм булуларын аңлаттылар.

Икенче конкурс биреме — «Төрле булу — безнең байлык» проектын яклау. Проект Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Кайбер номерлар эффектлы «картинка» белән истә калды, икенчеләре — актуальлек, грант конкурсларында катнаша алырлыклары да бар иде. Бу фактлар тагын бер тапкыр Казан университетында акыллы һәм талантлы студентлар белем алуын раслый.

Төркемнәр өчен өй эше «КФУда студентлар күзе аша фән» темасына видеоролик әзерләү иде. Быел конкурс Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде. Мини-фильмнарда Казан университетының фәнни түгәрәкләре һәм фәнни мәктәпләре турында сөйләүгә игътибар ителде.

Катнашучыларга жюри рәисе, Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем кафедрасы мөдире Венера Закирова мөрәҗәгать итте:

«Һәр студент безнең университет үсешенә һәм тарихына үз өлешен кертә. Сезнең беренче курстан безнең университет үткәргән шундый әһәмиятле чараларда катнашуыгыз тарихта калачак. Сез бу залда үз тәҗрибәгезне, үз төркемнәрегезне күрсәтү өчен җыелган бүгенге мизгелнең, киләчәктә сезнең Alma mater ны ни дәрәҗәдә үстерә алуыгызның әһәмиятен тоярга тиешсез. Бөтен Казан федераль университеты исеменнән сезгә бу университетта булганда һәм аның тарихын булдырганда һәр мизгелдән ләззәт алырга телим!» — диде ул.

Кайбер конкурсантлар сәхнәдә үз талантларын  күрсәткәндә, башкалар «Без — легенда» квест-уенында катнашты. Уенның максаты — студентларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын, бердәмлеген, зирәклеген, эрудициясен ачыклау.

«Минем өчен конкурс — күптәннән көтелгән вакыйга, әзерлеккә күп көч сарыф ителде. Авыр булса да, конкурс үзе иҗади үсеш алырга ярдәм итә, ә нәтиҗәләр куандыра, — диде Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 02-901 төркеме старостасы Максим Редкин.

Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының студентлар советы рәисе, 2019/2020 уку елында «Иң яхшы академик төркем» конкурсы призеры, жюри әгъзасы Антон Приползин болай диде:

«Иң яхшы төркемнәр, старосталар, безнең югары уку йорты кураторлары үзләренең яхшы презентацияләрен күрсәттеләр. Беренче курс старосталарын аерым билгеләп үтәсе килә: чыгышлары бик көчле. Төркемдә үз ролен һәм старостада булган җаваплылыкны җаваплылыкны тулысынча аңлау бар — без менә шуны күрдек».

Барлык конкурс сынаулары артта калды, ә нәтиҗәләр бүләкләү тантанасында, 2021 елның маенда ясалачак.

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты