КФУда иң яхшы төркем кайсы институтта укый?

Университетыбызның мәгариф, фәнни, иҗтимагый тормышында актив катанашучы төркем старосталарын, кураторларны һәм академик төркемнәрне билгеләүче традицион гомумуниверситет конкурсы быел унынчы тапкыр үтте. Бу юлы төп тема булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сайланды.

Быел конкурс 6 номинация буенча үткәрелде: “Беренче курслар арасында иң яхшы академик төркем”, “Түбән курслар (2-3 курслар) арасында иң яхшы академик төркем”, “Югары курслар (4,5 һәм магистратураның 1,2 нче елы) арасында иң яхшы академик төркем”, “Түбән курслар төркеменең иң яхшы старостасы”, “Югары курсларның иң яхшы старостасы”, “Академик төркемнең иң яхшы кураторы”.

Конкурсның беренче этабы февралҗдә үк старт алган иде: төркемнәр һәм старосталар институтларда һәм юридик факультетта сынаштылар . Нәтиҗәләр буенча, икенче, читтән торып катнашу этабына институтлар тарафыннан 78 катнашучы тәкъдим ителгән иде.

Икенче этапта жюри төркемнәр, старосталар һәм кураторларның портфолиоларын бәяләде. Бары тик 35 катнашучы гына өченче этапка үтә алды. Быел конкурста барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов мөрәҗәгать итте. Аннан быел КФУда бишенче тапкыр үткәрелә торган “Интеллектуаль яз” фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде.

IMG_8742

Традиция буенча “Интеллектуаль яз” фестивале кысаларында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” турниры, “Дбатлар”, “Эрудит”, “Тарихка кереп кал”, “Рус телен беләсеңме? Эссе” конкурс сынаулары үткәрелде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан университет тәмамлаган, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча ТР беренче турниры җиңүчесе Владислав Усанов тапшырды.

IMG_8750

Әлеге турнирда җиңүче булып А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының “Город N” командасы танылды. Икенчедә – Идарә, икътисад һәм финанслар институтының “Тяжелый случай”, өченчедә – Психология һәм белем бирү институтының “Queens” командасы танылды.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта беренче урын Идарә, икътисад һәм финанслар институтына тәтеде. Икенче урында – Юридик факультет, өченчедә – Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында.

IMG_8768

Казан университетында интеллектуаль уеннар бик популяр. Безнең студентлар университет турнирларында гына катнашудан тыш университет данын төрле республикакүләм һәм бөтенрәсәй дәрәҗәләрендә яклый.

Казан федераль университетының “Зарин-Заман” коамандасы ел саен “Татарстан Республикасы интеллектуаль язы”ның абсолют җиңүчеләре булып кала бирәләр. Ә быел бу команда федераль университетлар кубогына ия булды. Аларны Казан университетының социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректор Ариф Межведилов котлады.

IMG_8830

Көчле алкышлар белән бүләкләүгә КФУның иң яхшы төркем старосталары чакырылды. Түбән курслар арасында иң яхшы староста булып Мәгълүмати технологияләр һәм исәпләү математикасы институтының 09-521 төркем старостасы Павел Митрофанов, ә югары курслар арасында шул ук номинациядә Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-106 нчы төркем старостасы Эльвина Нәҗипова лаек булды. Иң яхшы старосталар Россиянең алтын боҗрасы буенча һәм Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә юллама белән бүләкләнделәр.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-106 нчы төркем старостасы Эльвина Нәҗипова
Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-106 нчы төркем старостасы Эльвина Нәҗипова

“Академик төркемнәрнең иң яхшы кураторы” исеме икенче ел рәттән Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтына китә. Жюри шулай ук куратор эшен иң яхшы презентацияләгән өчен Электрон ГМЧ теориясе һәм практикасы доценты, 13.3-503 төркеме кураторы Мөршидә Фатыйхованы теплоходта экскурсион-мавыктыргыч сәяхәт белән бүләкләде.

Алдагы рәттә иң беренчесе Электрон ГМЧ теориясе һәм практикасы доценты, 13.3-503 төркеме кураторы Мөршидә Фатыйхова
Алдагы рәттә иң бернчесе Электрон ГМЧ теориясе һәм практикасы доценты, 13.3-503 төркеме кураторы Мөршидә Фатыйхова

“беренче курслар арасында иң яхшы академик төркем” исеменә Физика институтыннан 06-545 нче төркем (3 урын, куратор: Е. Воронина), Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-513 нче төркеме икенче урынга (куратор Г. Шакирова), ә Психология һәм белем бирү институтының 17.1-509 нчы төркеме (куратор Л. Камалова) беренче урынга лаек булды.  Җиңүче төркем кураторлары белән Россиянең алтын Боҗрасы буенча сәяхәткә чыкса, икенче-өченче урынга лаек булучылар “FUN 24” күңел ачу паркына барачак.

Түбән курслар арасында иң яхшы төркем исеменә Идарә, икътисад һәм финанслар институтыннан 08-404 нче төркем лаек дип табылды. Алар кураторлары А.Горшунова белән Санкт-Петербургка барачак.

Әлеге номинациядә икенче урынга А.М.Бутлеров исемендәге химия инсттутының 07-402 нче төркеме, ә өченчедә – Юридик факультетның 08-404 төркме танылды. Алар кураторлары белән “FUN 24” күңел ачу паркына барачак.

Югары курслар арасында иң яхшы, тату, иҗади төркемнәр булып түбәндәгеләр танылды.

3 урын – Экология һәм табигый байлыклардан куллану институтының 02-203 нче төркеме. (Кураторлары: Т.Никоненкова).

2 урын – Психология һәм белем бирү институтының 17.1-516 нчы төркеме. (Кураторлары: Л.Рыбакова).

1 урын – Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-201 төркеме. (Кураторлары: Э.Денмухаметова).

Җиңүчеләргә һәм призерларга шундый ук бүләкләр тапшырылды.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз. Төп максат – җиңү түгел, ә бердәм, дус тату коллектив бит!