КФУда Идел буе республикалары милли әдәбиятлары турында сөйләштеләр

24-26 октябрь көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм  мәгариф югары мәктәбендә Идел буе халыклары «Идел буе республикалары милли әдәбияты: мәдәниятара багланыш мәсьәләләре» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Конференция кунакларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмәкәев сәламләде.

Идел буенда яшәүче төрки һәм фин-угор телле халыклар әдәбиятлары проблемаларын ачыклауга багышланган конференциягә йөздән артык доклад тәкъдим ителде. Күренекле  галимнәр белән беррәттән аспирантлар, магистратура һәм бакалавриатта белем алучы студентлар да чыгыш ясады. Катнашучылар арасында мәктәп укытучыларының да күп булуы  хәзерге шартларда мәктәптә милли әдәбият укытудагы проблемаларны ачыкларга ярдәм итте.

Конференция кунакларыннан Башкортостаннан М.Акмулла исемендәге  Башкорт дәүләт педагогика университеты доцентлары Зәки Алибаев, Альбина Хәлиуллина, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы доценты, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, М.Е.Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институты профессоры Елена Жиндеева, филология фәннәре докторы, РФАнең Удмурт федераль фәнни–тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Алексей Арзамазов, Удмурт дәүләт университеты доцентлары Светлана Скопкарева, Юлия Разина, И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты доценты Ирина Софронова, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Александр Кузнецов; КФУ галимнәреннән Фоат Галимуллин, Хатыйп Миннегулов, Флера Сәйфулина һ.б. чыгышлары аеруча зур кызыксыну уятты.

Катнашучылар, милли әдәбиятларның үсешендә мондый төр чараларның әһәмияте бик зур булуга басым ясап, киләчәктә дә бу хакта фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә кирәк дигән фикер әйттеләр. Һәм  конференциянең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, татар әдәбияты кафедрасы, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм КФУ җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерделәр.

Луиза ҖАМАЛИЕВА. Татар әдәбияты кафедрасы доценты