КФУда IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум старт алды

Тантаналы ачылышта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Бүген, 26 майда,  «Педагогическое образование: Новые вызовы и цели» педагогик белем бирү буенча VII Халыкара  форум үз эшен башлады.

Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының беренче проректоры Владимир Лаптев, СПбДУның педагогика институты директоры, “Мәгариф һәм педагогика фәннәре” ФУМО рәисе Елена Казакова, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганчы, КФУ ректоры тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларга һәм кунакларга юлламасын ирештерде.

Ил һәм дөнья өчен катлаулы чор булуына карамастан, университет кабат Казанда Россия һәм халыкара фәнни-педагогик берләшмәләрен берләштерү инициативасы белән чыкты, дип билгеләп үтте Илшат Гафуров. Быел IFTE форумы катнаш форматта узачак: Казанга 500дән артык катнашучы килде, ә 1 000гә якыны дистанцион рәвештә катнашачак.

«Хәзерге шартларда без кеше арасындагы аралашуның, фикер алышуның әһәмияте, төрле илләр галимнәренең берләшеп  бер-берсе белән укытучылар әзерләүдә иң яхшы практикалар турында сөйләшүнең мәгънәсе әйтеп бетергесез бик зур», — диде И.Гафуров. Ул шулай ук кирәкле барлык ресурслары булган әйдәп баручы университетларның бурычларының берсе — шундый эре фәнни мәйданчыкларны оештыру һәм үстерү, дип өстәде.

Аның әйтүенчә, КФУ педагогика фәне вәкилләре югары уку йорты үсешенә зур өлеш керттеләр, педагогика белеменең яңа университет моделен төзеделәр.

«Бүген ул нәтиҗәле, кирәкле, икътисадый яктан тотрыклы, Россия һәм чит ил галимнәре тарафыннан таныла, — дип белдерде КФУ ректоры. — Аларның кайберләре КФУ кейсын укытучылар әзерләү өлкәсендә иң яхшы заманча дөнья тәҗрибәләре исәбенә кертә».

Аның әйтүенчә, форум һәрвакыт педагогик белем бирүне трансформацияләү алымнарына экспертиза үткәрү, тикшерү һәм эшләп бетерү мәйданчыгы буларак каралган. Бу уңайдан ул IFTE даими катнашучыларына укытучыларны тагын да яхшырак әзерләргә ярдәм иткән идеяләре һәм киңәшләре,  булган игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.

Соңыннан Илшат Гафуров конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш, файдалы дискуссияләр һәм  форумның барлык форматларында катнашучыларга идеаль аралашу теләде.

Шулай ук IFTE-2021 ачылу уңаеннан мәгариф өлкәсендә Бөтендөнья тикшеренүләр ассоциациясе (WERA) президенты Мостафа Юнус Эрьяман, педагогика белеме буенча Халыкара тикшеренү ассоциациясе (ISATT) президенты Шерил Крейг һәм һөнәри үсеш буенча Халыкара ассоциация (IPDA) президенты Хейзел Браун  үз видео-сәламләүләрен җибәргәннәр.

IFTE форумы дөньяда педагогик белем бирү буенча иң эре махсуслаштырылган фәнни мәйданчыкларның берсе. Быел дөньяның 39 иленнән 213 Россия һәм чит ил университетларын, фәнни оешмаларын тәкъдим итүче  мең ярымнан артык катнашучы өч көн дәвамында (26-28 май)  офлайн һәм онлайн форматларда укытучылар әзерләүнең иң мөһим проблемалары турында фикер алышачак. Төп спикерлар арасында — Россия, Бөекбритания, Ирландия, АКШ, Испания һәм башка илләрдән педагогик белем өлкәсендәге әйдәп баручы тикшеренүчеләр.

Рус һәм инглиз телләрендә симпозиумнарның, түгәрәк өстәлләрнең, секцияләрнең, тикшеренү төркемнәренең, мастер-классларның, панель дискуссияләрнең 200дән артык төрле утырышы планлаштырылган. Аларны оештыру өчен дистәләрчә махсус җиһазландырылган аудиторияләр, лабораторияләр, видео яздыру студияләре, 200дән артык индивидуаль эш урыны җәлеп ителәчәк.

Санитар-эпидемиологик иминлек максатларында офлайн катнашучылар өчен гомуми кабул ителгән саклык чараларыннан тыш, бушлай ПЦР тест үткәрү һәм, кирәк булган очракта, квалификацияле медицина ярдәмен күздә тоткан махсус шартлар булдырылачак.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Мария Абросимова