КФУда IFTE форумын оештыру нечкәлекләре турында сөйләделәр

Педагогик белем бирү буенча халыкара форумның эшен оештыру турында фильм төшерделәр.

Россия һәм чит ил галимнәре арасында укытучыларны әзерләү проблемаларын тикшерүдә һәм иң яхшы практикалар белән алмашуда үзенә күрә фәнни күпер булган педагогика белеме буенча IFTE-2021 халыкара форумының эше ничек узачагы турында аның оештыручылары сөйләде. Бу турыда тиешле фильм төшерелгән. 

Форумга кызыксыну артуны исәпкә алып (педагогик белем буенча VII Халыкара форумга  Россиянең һәм чит илнең 210 университетын тәкъдим итүче 1500 дән артык галим җыелыр дип көтелә) һәм  пандемия шартларына акрынлап җайлашып, IFTE-2021не катнаш форматта  үткәрергә карар кылынды. 600дән артык катнашучы форумның фәнни җыелышларында шәхсән катнашырга теләк белдергән.

«Бу безнең өчен җитди сынау, чөнки симпозиумнарның, секцияләрнең, тикшеренү төркемнәренең күп кенә утырышлары бер үк вакытта онлайн, офлайн һәм гибрид форматларда узачак, — дип аңлатты IFTE рәистәше, КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин. — Виртуаль коммуникация Microsoft Teams платформасында җайга салыначак. Форумга Россия һәм халыкара фәнни берничә оешма һәм ассоциация ярдәм итте».

25 майда узачак мәгариф өлкәсендә яшь тикшеренүчеләрнең I конференциясе IFTE-2021 преамбуласы  булачак. Форумның төп программасы 26 майда IFTE-2021 ачылу тантанасыннан һәм 1200 кешене сыйдыра торган КФУның «УНИКС»  залында булачак төп спикерлар чыгышларыннан соң башлана. Катнашучылар өчен санитария-гигиена таләпләренең үтәлеше һәм куркынычсыз дистанциянең барлык чаралары да күреләчәк. Ачылу тантанасы реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк, шулай ук форум сайтында урнаштырылачак.

3 көнлек барлык алдагы утырышлар  кытучыларны әзерләү программасын гамәлгә ашыручы КФУ  Психология һәм мәгариф институтында, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты биналарында узачак. 9 дан 11 сәгатькә кадәр төп спикерлар буларак  дөньякүләм мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы тикшеренүчеләр чыгыш ясаячак. Көн дәвамында параллель рәвештә күпсанлы симпозиумнар, секцияләр, түгәрәк өстәлләр, тикшеренү төркемнәре утырышлары узачак. Өч көн эчендә 200 дән артык утырыш оештырырга кирәк булачак. Программа дөньяның төрле континентлары өчен вакыт аермасын исәпкә алып төзелгән.

Барлык утырышлар да форумның фәнни мәйданчыклары белән идарә итү үзәгендә берничә экранда трансляцияләнәчәк. Форумның катнаш форматы көнүзәк, виртуаль һәм гибрид сессияләрен гамәлгә ашыруны күздә тота. Россия һәм чит ил университетларының фәнни тикшеренүләрен тәкъдир итүгә багышланган кайбер махсус утырышлар тәкъдир ителә торган уку йортлары мәйданчыкларыннан, мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Рочестер, Эль-Пасо, Алма-Ата һәм башкалардан виртуаль узачак.

Гибририд сессияләр эше кайбер катнашучыларның КФУ аудиторияләрендә катнашуын, ә башкаларның Microsoft Teams аша кушылачагын аңлата. Һәр аудиториядә урнаштырылган аудио- һәм видеоҗиһазлар, катнашучыларның кайда булуына карамастан, фәнни аралашу өчен тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Форум эшендә дистәләрчә аудитория катнашачак. Шулай ук офлайн-катнашучылар индивидуаль кабинкалардан һәм эш компьютерларыннан файдалана алачак. Алар аша теләсә нинди виртуаль утырышка кушылырга мөмкин. Мондый махсус җиһазландырылган урыннар 200дән артык булачак.

Автор: Галина Хәсәнова, КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, видео: UNIVER TV