КФУда икенче Бөтенроссия Хокукый диктант яздылар

7 декабрьдә Казан федераль университетының төп бинасында икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант яздылар. Быел диктант Россия Конституциясенең 25 еллыгына багышланган. Бу уңайдан мәсьәләләрнең төп өлеше әлеге тема белән бәйле иде.

3-10 декабрьдә Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашында Икенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант уза. Диктантны турыдан-туры язу өчен бүген илнең барлык төбәкләрендә дә мәйданчыклар ачылды. Казан федераль университеты инде икенче ел рәттән Бөтенроссия акциясенә кушыла.

Чарада катнашучыларның беренче булып Татарстан Республикасы юстиция министры, КФУ юридик факультетын тәмамлаган Рөстәм Заһидуллин сәламләде.

«Мин үзем Казан федераль университетын тәмамладым. Сезне чын күңелдән тәбрикләргә һәм узган бәйрәм, Юристлар көне белән тәбрикләргә шатмын. Россия һәм Татарстанның юристлар ассоциациясе Хокукый диктантны икенче тапкыр үткәрә инде. Быел ул Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Юстиция министрлыгы башлыгы сәламләү барышында студентларга Россия Конституциясен кабул итү көне турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Диктантта катнашучыларның барысы да бертавыштан дөрес җавап бирделәр. Рөстәм Заһидуллин шулай ук 2017 елның декабрендә илебез субъектларының 760 мәйданчыгында узган диктант нәтиҗәләре буенча 55 меңнән артык кеше катнашуын хәбәр итте.

Казан федераль университетының юридик факультеты деканы исеменнән катнашучыларны белем бирү эшчәнлеге буенча декан урынбасары Ольга Чепарина сәламләде.

«Югары нәтиҗә-бу иң мөһиме түгел. Һичшиксез, диктант эрудиция, хокукый белем бирүне тикшерү күзлегеннән бик файдалы», — дип фикерләре белән уртаклашты.

Хокук өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә теләгән кешеләргә 30 сорауга җавап бирергә туры килде, алар арасында: Россия Федерациясе Конституция суды судьялары вәкаләтләре срогы; ил Конституциясенә рәсми һәм гомум үз көченә аңлатма кем гамәлгә ашырыла; Россиянең нинди субъектлары үз Конституциясенә ия; Федераль Җыелыш нәрсәдән тора; митинглар үткәрү нинди урыннарда тыела яки рөхсәт ителә. Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут бирелде.

Диктантта 14 яшькә җиткән һәркем катнаша ала. Узган ел Татарстанда әлеге чарада катнашкан иң өлкән кешегә 73 яшь булган. Диктант нәтиҗәләре буенча һәркем катнашучы сертификаты алачак, нәтиҗәләр турында рәсми мәгълүмат якын арада билгеле булачак.

Диана Садретдинова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.