КФУда икътисад буенча диктант язачаклар

12 нче октябрь көнне КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар инстиутында (Бутлеров урамы, 4 нче йорт, В305, В306, В307 нче аудиторияләрендә) «Бөтенрәсәй икътисади диктант» мәгариф акциясен үткәрү буенча төбәк мәйданы эшлиячәк.

2017 елда диктант темасы — «Көчле икътисад — чәчәк ата торган Россия!». Акцияне үткәрүнең төп максаты халыкның икътисади грамоталылыгы дәрәҗәсен билгеләү һәм күтәрү. Анда катнашу өчен гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм вуз студентлары чакырыла.