КФУда инглиз теле буенча тоталь диктант язачаклар

30 нчы ноябрь көнне КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә Югары мәктәбе һәм Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр, физкультура-спорт системасын үстерү буенча департамент белән берлектә студентлар, вуз хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе югары сыйныф укучылары арасында, яшьләрне чит телләрне өйрәнүдә мотивация уяту максатыннан инглиз теленнән Тоталь диктант үткәрә. 

Ул 2017 нче елгы чит телләр фестивале кысаларында оештырыла һәм «КФУның инглиз теле мохите» проектының бер өлеше булып тора. Чара университетта төп 3 мәйданда үткәрелә: КФУ төп бинасының беренче физик аудиториясе; Педагогика һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтларының актлар залы.

Мөгаллимнәр, студентлар һәм мәктәп укучылары инглиз теле буенча үз белемнәрен тикшерә алачак. Текстны инглиз телен яхшы белгән профессионаллар һәм шулай ук инглиз теле укытучылары укыячак.

Тоталь диктантта 1500 студент һәм мәктәп укучысы катнашыр дип көтелә. Бу төрле вуз һәм Россиянең төрле төбәгеннән 20 мәктәп вәкилләре. Мәктәпләрне һәм вузларны онлайн тоташтыру һәм шулай ук чараны онлайн-трансляцияләү планлаштырыла.

Тоталь диктантта катнашучыларның эшләрен тикшерү өчен әлеге проектны тормышка ашыра торган төбәкләрдә, югары белем бирү оешмаларында комиссияләр төзелә. Тоталь диктантның нәтиҗәләре КФУ  һәм аны үткәрә торган югары һәм гомуми белем бирүче оешмаларның сайтында урнаштырылачак. Тоталь диктантта катнашып җиңү яулаучылар дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтеләчкләр. 

Тоталь диктант 2017 нче елның 30 нчы ноябрендә алда язылган мәйданнарда мәскәү вакыты белән 10 сәгать 30 минутта үтәчәк. Анда катнашу өчен 25 нче ноябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлү үтәргә кирәк.