КФУда инглиз теленнән диктант язачаклар

30 ноябрь көнне КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе инглиз теленнән диктант үткәрә. Анда вуз студентлары белән бер рәттән өлкән сыйныф укучылары да катнаша ала. 

2017 елны диктантны Россиянең 19 төбәгеннән 12 меңнән артык кеше язган була. Диктантны Казан университетының 3 төп мәйданында язып булачак. КФУ Төп бинасының 1 нче физик аудиториясендә, Педагогика һәм мәгариф институтының актлар залында, Халыкара мөнәсәбәтләр институты актлар залында һәм икенче югары корпусның 108, 109 аудиторияләрендә.

Студентлар һәм мәктәп укучылары инглиз теле буенча үз белемнәрен тикшерә алачаклар. Текстларны чит телне яхшы белүче белгечләр һәм инглиз теле укытучылары укыячак.

Диктантның нәтиҗәләре КФУ сайтында һәм әлеге проектка кушылган Россиянең югары уку йортлары һәм мәгариф оешмаларының рәсми сайтларында игълан ителәчәк. Җиңүче һәм призер дип табылучылар диплом белән бүләкләнә. Диктант 30 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә языла.

Диктант язуда катнашу өчен теркәлү мәҗбүри. Моны 28 ноябрьгә кадәр эшләргә кирәк. Теркәлү өчен: https://goo.gl/forms/2upWkGEalF1xm4v03