Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасында 44.04.02 «Психологик-педагогик белем» юнәлеше, «Инклюзив белем психологиясе һәм педагогикасы» профиле буенча белем алган 3 курс магистрантларының (17.1-735 төркем) магистрлык диссертацияләренең яклау көннәре булып узды.
“Инклюзив белем бирүне оештыру һәм психологик-педагогик яктан тәэмин итү өлкәсендә тирән, фундаменталь һәм һөнәри әзерлекне таләп итә торган эшчәнлеккә әзерләү; гомуми белем бирү системасы, инклюзив мохитне һәм белем бирүнең сыйфатын бәяләү ысуллары турында заманча гуманистик күзаллауларны формалаштыру, магистрантларда заманча методларны һәм белем бирү технологияләрен адекват куллану күнекмәләрен үстерү – әлеге магистр программасының төп максаты һәм бурычы булып тора,” — дип сөйли кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Ә.Н. Хуҗиәхмәтов.
Инклюзия юнәлеше буенча укып чыккан магистрантлар сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирү үсешендәге проблемаларны профессиональ рәвештә билгели һәм анализлый алалар, шулай ук инклюзив белем бирү мохитен формалаштыруга ярдәм итүче системалы программалар һәм чаралар булдыра алалар. Алар балаларның шәхси белем бирү программаларын, коррекция программаларын, психологик-педагогик ярдәм методларын һәм технологияләрен эшләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре йөртә ала. Уку барышында магистрантлар инклюзив практиканы оештыру һәм алып бару, сәламәтлекләре чикле балаларның гаилә әгъзалары белән ни рәвешле эшчәнлекне алып бару кирәклеге турында белемнәр алдылар. Барлык магистрантлар да диссертацияләрен уңышлы якладылар.
Эльмира Сәлимҗанова, КФУ Психология һәм мәгариф институты мөгаллиме.