КФУда инновацион белем бирү тирәлеге булдыру проекты турында фикер алыштылар

Проект Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июлендәге 1268 номерлы карары белән расланды.

Казан федераль университетында югары уку йортының төп структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кафедра мөдирләре белән киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәне КФУ ректоры Илшат Гафуров алып барды. Анда 2021 елгы кабул итү кампаниясе, КФУның йогышлы авырулар  вакытлы госпитален кирәкле дарулар белән тәэмин итү, яңа уку сезонына әзерлек мәсьәләләре күтәрелде.

Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып инновацион белем бирү тирәлеген (кампуслар) булдыру буенча дәүләт ярдәме чаралары турында аерым фикер алыштылар. Проект РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июлендәге 1268 номерлы карары белән «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының «Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктураны үстерү» федераль проекты кысаларында расланды. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәртибен эшләү өчен җаваплы дип Россия Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы билгеләнде.

Икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректор Марат Сафиуллин Россия Федерациясе субъектларыннан проектларны сайлап алуның төп нигезләмәләре һәм таләпләре турында сөйләде.

Ул, проектны гамәлгә ашыру, әгәр конкрет муниципаль берәмлек халкы 300 000 кешедән ким булмаганда, әлеге территориядә 4 һәм аннан да күбрәк югары уку йортлары урнашса, студентларны, фәнни-педагогик хезмәткәрләрне, фәнни хезмәткәрләрне һәм югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның башка категориядәге хезмәткәрләрен (кимендә 2 500 кеше) урнаштыру өчен яңа урыннар санына ихтыяҗ булганда мөмкин, дип билгеләп үтте.

КФУ ректоры проектны гамәлгә ашыру моделе буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм аны хосусый компанияләр тарафыннан финанслашу мөмкинлеген карарга кушты.

Аннары очрашуда катнашучылар Казан университетының  «Идел-Янцзы» форматында быелның 10-11 ноябрь көннәрендә видеоконференцэлемтә режимында узачак VII Россия-Кытай яшьләр форумында катнашу темасына да кагылдылар.

2014 елдан бирле уздырыла торган Россия-Кытай яшьләр форумы -яшьләр сәясәте өлкәсендә Идел буе федераль округы һәм  Янцзы елгасының Югары, Урта агымы арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлтелгән  иң зур масштаблы чара. Анда гадәттәгечә РФ Идел буе федераль округы вузларыннан һәм КХР провинцияләреннән иң талантлы студент яшьләр катнаша.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте