КФУда интерактив чаралар сериясе узачак

Алар 26-29 март көннәрендә булачак.

Казан (Идел буе) федераль университетының яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты хезмәткәрләре КФУ иҗтимагый оешмалары белән берлектә 26-29 март көннәрендә узачак интерактив чаралар сериясен әзерләделәр.

26 март

12: 00 «Эрудит». Виджет-тест

12: 00 Спорт турында мемнар конкурсы башлана

14: 00 «Мантыйк кайда?» интеллектуаль уены

17: 00 «Көйне бел» онлайн-конкурсы

18: 30 «Диңгез сугышы» уены буенча турнир

27 март

14: 00 Котомотограф

17: 00 Шәхси һәм команда лидерлык конкурсларында һәм форумнарда катнашу өчен портфолио әзерләү буенча онлайн мастер-класс

17: 00 Эмиль Адлейб онлайн-концерты

18: 00 шахмат буенча онлайн-турнир (2 раунд)

20: 00 «Королевская битва» онлайн-уены

28 март

18:00 «Лайфхаки тигров».  Онлайн-вебинар

Бу көннәрдә КФУ тулай тораклары территориясендә Физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы хезмәткәрләре ачык һавада 10.00-12.00 һәм 14.00-17.00 сәгатьләрдә, якшәмбедән кала, барлык теләүчеләр өчен физкультура-сәламәтләндерү чаралары уздыралар. Бу зарядка, йөгерү, хәрәкәтле уеннар. Дәресләр 20 кешедән артык булмаган төркемнәрдә үткәрелә.

Барлык кызыксындырган сорауларны Яшьләр белән эшләү белгечләренә, тулай тораклар мөдирләренә һәм тулай торакка беркетелгән физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөгаллимнәренә бирергә мөмкин.

Автор: Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге

Сайт өчен Раил Садретдинов әзерләде.