КФУда «Җир сәгате» экологик акциясе

Казан федераль университеты «Җир сәгате» экологик акциясендә катнашты.

27 март көнне 20.30 дан 21.30 га кадәр Казан федераль университетының якынча 40 бинасында архитектура-декоратив яктырту сүндерелде.

Төп бинаның ишегалды һәм колоннасы, берничә уку корпусында «КФУ» аббревиатурасы, тулай торакларның, спорт комплексларның һәм Фәнни китапханәнең подсветкалары сүндерелде.

КФУның баш энергетигы Данил Әхмәтнуров сүзләренчә, бер сәгать эчендә 80 киловатт электр энергиясе экономияләнгән. Монда электрны экономияләү – иң мөһиме түгел. 2007 елдан башлап Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештыра торган Акция планета табигатенә һәм ресурсларына җаваплы караш кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Россия аңа 2009 елда кушылды.

Казан федераль университеты вәкилләре бүген «Җир Сәгате»ндә катнаштылар. Алар өйдә ут һәм электр җиһазларын сүндерделәр.

Тулырак: https://media.kpfu.ru/news/kfu-prinyal-uchastie-v-ekologicheskoy-akcii-chas-zemli

Лилия ТУКТАРОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.