КФУда исемле заллар барлыкка килә

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залы (Татарстан урамы, 2) Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Бу турындагы тәкъдимне КФУ ректораты бертавыштан хуплаган.

Актлар залы һәм аудиторияләргә еш кына теге яки бу институтта эшләгән танылган галимнәр исеме бирелә. Беренчедән, бу — аларга хөрмәт билгесе, икенчедән, студентлар шул рәвешле фәнни мәктәпкә кемнәр нигез салуын белә.

Мәгълүм булганча, һәр зал буенча карар иң элек институтларның гыйльми советы тарафыннан чыгарыла, аннары әлеге мәсьәлә вузның зур гыйльми советында тикшерелә һәм шунда хәлиткеч карар кабул ителә. Моннан тыш, ректорат утырышында Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе бинасындагы актлар залына (Пушкин урамы, 1) мәшһүр дипломатия остасы һәм ориенталист буларак – Александр I, ә Сул Болак урамы, 44нче йорт адресы буенча урнашкан кампустагы Тарих югары мәктәбе актлар залына тарихчы Карл Фукс исемнәрен бирү тәкъдимен хуплап каршы алынган.