КФУда әйдаманнар диктант язды

Казан федераль университеты мәйданчыгында «Вожатский диктант» бөтенроссия акциясе булды. Анда Казан федераль университетының Студентлар отряды штабы педагогик юнәлеше әйдаманнары катнашты. 

Традиция буенча акциядә илебезнең 50 төбәгеннән 1000 әйдаман катнаша. Һәр җәйне Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае сәламәтләндерү лагерьларында эшләүче Казан федераль университеты студентлары да читтә калмыйлар.

Акциядә катнашучылар педагогика, психология һәм балаларның җәйге ялларын оештыру өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. Акцияне оештыручылар катнашучыларга әйдаман тематикасына төшеп калган сүзләрне, хәрефләрне һәм шулай ук тыныш билгеләрен куярга тәкъдим иттеләр. Диктант тексты булачак әйдаманнарны әзерләү вакытында кулланыла торган педагогик һәм методологик әдәбиятка нигезләнеп төзелгән иде.

«Вожатский диктант» акциясе Казан федераль университеты студент-әйдаманнары өчен җәйге әзерләнүгә һәм үзләрен тикшерүгә зур мөмкинлек булды.