КФУда “Күпмәдәниятле белем бирү мохитендә ана теле” халыкара симпозиумы үтте

2017 елның 20-21 нче октябрендә Казан федераль университетында “Күпмилләтле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Күпмәдәниятле белем бирү мохитендә ана теле”  халыкара симпозиумы үтте. Әлеге чара Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырылды.

Симпозиум эшендә үзәккә туган телләрне укыту методикасына бәйле проблемалар алынган иде һәм катнашучылар үз чыгышларында туган телләрне укытуга бәйле гомуми мәсьәләләр; туган телләрне укытуда кулланылган аерым методика һәм технологияләр; туган телләрне укытуның лингвистик аспектлары мәсьәләләре турында фикер алышты. Галимнәр, методистлар, мәктәп укытучыларының докладлары зур кызыксыну тудырды, һәр чыгыш фикер алышу, сораулар белән үрелеп барды.

Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты М.В. Лотфуллин һәм социология фәннәре кандидаты Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директор урынбасары Т.Г. Мухтаровларның чыгышлары бүгенге җәмгыятьтә туган телләрне укытуга бәйле гомуми мәсьәләләргә багышланган иде. М.В. Лотфуллин илебездә туган телләрне укытуга бәйле проблемаларны гомумиләштереп бирүгә тукталса, Т.Г. Мохтаров исә игътибарын Башкортостан шәһәрләрендә тел торышын анализлауга юнәлтте.

Татар телен укытуда кулланыла торган метод-алымнарга багышланган докладлар да җанлы фикер алышуларга  китерде. Тәкъдим ителгән чыгышлар арасында филология фәннәре кандидаты, доцент Н.В. Максимовның сөйләм калыбына нигезләнеп, рус телле балаларга татар телен укыту тәҗрибәсе, Казанның 117 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле укытучысы Ф.К. Гаязованың “Мещерякова системасы” дип йөртелгән укыту методикасын файдаланып укыту юнәлешендәге эшчәнлеге, Түбән Кама шәһәренең «19 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Д. Юсупованың Moodle электрон белем бирү системасын кулланып, яңа буын интерактив укыту курслары эшләү мөмкинлекләре һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланганнарын атап үтү кирәк.

Гомумән, тел галимнәре, методист галимнәр һәм укытучыларның бер өстәл янына утырып, бүгенге вәзгыятьтә үзәккә алынып тикшерелә торган проблемалардан саналган туган телләрне укытуның методологик нигезләрен, аерым алым һәм ысулларының мөмкинлекләрен ачыклауга йөз тоткан әлеге симпозиум нәтиҗәле һәм файдалы үтте.

Г.Р. Галиуллина, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, Э.Х. Кадирова, татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты 

Чыганак һәм фотолар: http://kpfu.ru/philology-culture/39k1199pm1241d1241niyatle-belem-bir1199-308379.html