КФУда күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү турында фикерләштеләр

2019 елның 21-24 ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган X Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында үтте.

Конференция Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән килгән галимнәр арасында мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән оештырылды. Аның эшендә Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Иран, Кытай һәм Япониядән, шулай ук Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Дагестан, Кырым республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Тобол һәм башка шәһәрләрдән 180ләп филолог галим катнашты.

Конференциянең секция утырышларында төрле мәсьәләләр каралды: күп милләтләр яшәгән дәүләттә телләрнең кулланылышы, ике һәм күп телле мохиттә туган телләр мәсьәләсе, тел һәм әдәбиятларны тикшерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектлары, шулай ук лингвокультурология һәм мәдәниятара багланышлар, төрки телләрнең тарихи һәм хәзерге лексикографиясе һ.б.

«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе даими рәвештә (2006, 2009, 2012-2019 елларда) уздырыла, һәрвакыт зур кызыксыну тудыра һәм уңай бәя ала.

Конференция эшендә катнашкан галимнәр күтәрелгән мәсьәләләрнең актуаль булуын билгеләп үттеләр, конференциянең туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге фәнни-гамәли әһәмиятен югары бәяләделәр.

Кириллова З.Н. КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты.