КФУда күпмилләтле шартларда туган телләрне саклау турында фикер алыштылар

2018 елның 11-14 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» дип аталган IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Конференция Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән килгән галимнәр арасында мәгълүмат алмашу һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән оештырылды. Конференция эшендә Төркия, Америка Кушма Штатлары, Япония, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстаннан, шулай ук Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Саха (Якутия), Хакасия, Чувашия Республикаларыннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Тверь, Әстерхан, Төмән, Тобол, Томск һәм башка шәһәрләрдән 160лап филолог галим катнашты.

Конференциянең секция утырышларында күп мәсьәләләр каралды: дәүләтнең тел сәясәте, туган тел һәм әдәбиятларны тикшерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектлары, лингвокультурология һәм мәдәниятара багланышлар, шулай ук тел теориясе, төрле телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырма-тарихи өйрәнү, телләрне туган тел һәм чит тел буларак укыту теориясе һәм практикасында традицияләр һәм яңалыклар һ.б.

«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе даими рәвештә (2006, 2009, 2012-2018 елларда) уздырыла, һәрвакыт зур кызыксыну тудыра һәм уңай бәя ала.

Конференция эшендә катнашкан галимнәр күтәрелгән мәсьәләләрнең актуаль булуын билгеләп үттеләр, конференциянең туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге фәнни-гамәли әһәмиятен югары бәяләделәр.

Мәгълүмат чыганагы: Кириллова З.Н., КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты