Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды.
Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең 2 нче уку залында Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды.
Ул ике өлештән тора: «Наука XXI века: стратегии цифрового будущего» дип исемләнгән китаплар һәм альбомнар күргәзмәсе, шулай ук«Канун космической эры: Опора на науку» дигән плакатлар экспозициясе.
Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең белешмә-библиография эшләре секторының баш библиографы Наилә Садыйкова китапханә фондларыннан басмаларны тәкъдим итте. Китаплар күргәзмәсенең беренче бүлеге «Переступая пороги столетий: наука в поисках истины» дип атала. Ул Россиядә фән барлыкка килү һәм үсеше тарихына багышланган. Тәгәрмәч уйлап табудан алып, XXI гасырның масштаблы климат проектларына кадәр булган уйлап табулар, физика, медицина, химия, тарих һәм география өлкәсендәге ачышлар турында материаллар һәм монографияләр тәкъдим ителде.
«Татарстан Республикасында фән һәм инновацион технологияләр» дип исемләнгән икенче бүлек безнең төбәктә фән тарихы һәм заманча үсеше турында бәян итә. Татарстанның фәнни казанышлары аеруча игътибарга лаек. «Химград», «Иннополис», «Алабуга» кебек масштаблы проектлар аның фәнни үсешен билгели.
Николай Лобачевский, Алексей Бутлеров, Борис Арбузов, Николай Зинин, Николай Загоскин, Карл Фукс, Иван Бодуэн де Куртене һәм башка галимнәр Казан университетында фән үсешенә аеруча зур өлеш керткән шәхесләр. «Казанский федеральный: научные школы и технологии будущего» бүлегендә университет үсешенең төрле чорларында галимнәрнең тикшеренү киңлеген аның ачык чагылдырган монографияләр һәм фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителгән.
«Бүген Россиядә фән көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Россия Фәннәр академиясе оешу, Россиянең бөек галимнәре, шулай ук Татарстан Республикасында фән үсеше турында китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылды, — диде кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова. — Плакатларның уникаль коллекциясе тәкъдим ителгән махсус өлеш космик эраның башына багышланган, нәкъ менә 1940-1950 еллар ахырында фәнгә зур әһәмият биргәннәр. Без алардан башка космоска чыгу мөмкин булмаган фәннәр турында махсус плакатлар әзерләдек. Сүз Павел Яблочков, Александр Столетов һәм башкалар турында бара».
Шулай ук плакатлар элек якты һәм матур формада яшь буынны ничек итеп техникага җәлеп итүләрен күрсәтә. Нәкъ менә шул буынга космик киңлекне үзләштерүдә беренче юл салучылар булу кебек җаваплы миссия туры килде.
«Искиткеч полиграфия. Без илнең нинди авыр хәлдә булуын аңлыйбыз, әмма шуны онытырга ярамый — фәнгә чакыру, белемнәргә өйрәтү бик мөһим. Безнең күргәзмә дә яшьләргә шундый юнәлеш бирер дип ышанабыз!»- дип йомгаклады Әмирханова.
Плакатлар академик стильдә булдырылган һәм бөек галимнәр — илебез фәне вәкилләре турында сөйлиләр, аларның ачышларын популярлаштыралар һәм алар үрнәгенә иярергә чакыралар. Сүз уңаеннан, бу Россия плакатлары. Эш шунда ки, 1922 елдан 1956 елга кадәр Казан университеты китапханәсенә СССРда дөнья күргән барлык басмалар да килгән.
Россия физиклары, математиклары, табиблары портретлары алар ясаган приборлар һәм аңлатма текстлы формулалар белән тулыландырылган. Бу мәгълүматның фәнни һәм белем бирү кыйммәте бар. Иллюстратив материалларның аерым төркеме фән тарихындагы мөһим вакыйгаларны тәкъдим итә, мәсәлән, Александр Поповның радио уйлап табуы һәм аны 25 апрельдә эшләтеп күрсәтүе (1895 ел, яңа стиль буенча 7 май — ред.искәрмәсе). Хезмәт гигиенасы һәм төрле техник җайланмаларга кагылышлы плакатлар фәннең гамәли ягын күрсәтә.
Теләгән һәркем күргәзмә экспонатлары белән 12 апрельгә кадәр таныша ала.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов