КФУда конфликтологларның халыкара фәнни форумы узды

Ул заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итүгә багышланган.

Казан федераль университетында конфликтологларның «Заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итү: методологиясе һәм гамәлгә ашыру практикасы» дигән халыкара фәнни форумы узды. Ул дистанцион форматта үткәрелде.

Фррум Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков рәислегендә узды.  М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының политология факультетының Россия сәясәте кафедрасы профессоры Андрей Манойло программа комитеты рәисе урынбасары булды.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков «Постсовет киңлегенең яңа тотрыксызлыгы: кризис факторлары, билгесезлек, үсеш сценарийлары» дигән темага доклад тәкъдим итте.

«Конфликтологларның халыкара форумы инде 10 нчы тапкыр уза. Быел ул РФФИ грантын алды.  Кызганыч, пандемия сәбәпле чараны дистанцион форматта уздыру турында карар кабул ителде. Шуңа да карамастан, Россиядән, БДБ илләреннән, Швейцариядән, АКШтан әйдәп баручы галимнәрне җыя алдык. Мәйданчык киң һәм масштаблы иде.

Ике пленар утырыш, 10 секция, мастер-класслар һәм тренинглар булды. Хәзерге вакытта КФУда конфликтология буенча мәйданчык Россиядә һәм постсовет киңлектә иң зурысы. Форум масштабы буенча Мәскәүдә, Петербургта, Ростовта булган шундый ук чараларны узып китте. Конфликтологиянең актуальлеге пандемия чорында конфликтлылык шактый арткан булу белән бәйле. Күпсанлы конфликтлар белән идарә итү буенча яңа методлар һәм технологияләр кирәк. Форумда катнашучылар аларны эшләү һәм фикер алышу белән шөгыльләнде «, — диде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Андрей Большаков.

Кавказ институты (Армения, Ереван) директоры Александр Искандарян «Тотрыксызлыкны тотрыклыландыру — элеккеге СССР территориясендә постсовет модерны һәм конфликтларны трансформацияләү» темасына нотык белән чыгыш ясады.

«Цифрлы мәгълүмат чорында яшьләр арасында экстремистик күренешләрне профилактикалау: эчке һәм халыкара дәрәҗәдәге мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» секциясе эше барышында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы доценты Резеда Мәхмүтова «Деструктив күренешләрне профилактикалауда дини оешмалар (Татарстан Республикасы тәҗрибәсе)» темасына доклад ясады.

Аның фикеренчә, дошманлыкны һәм агрессияне профилактикалау түбәндәге юнәлешләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла: гомуми спорт чаралары, дин тоту, шәхесара аралашу, дин һәм дәүләт өчен әһәмиятле вакыйгаларны һәм даталарны бәйрәм итү кысаларында төзелә торган конфессияара диалог; бердәмлекне ныгыту (хәтерне һәм традицияләрне саклау сәясәте; милләтара татулык (башка милләт кешеләре белән хезмәттәшлек, диалог формасында каршылыкларны җайга салу, шәхесара һәм төркемара ышаныч).

Шулай ук форум кысаларында «Конфликтологик аудит: төбәк социополитик киеренкелекне тикшеренүләрдә үлчәү инструментарие» мастер-классы да узды. Конфликтология кафедрасы доценты Евгения Храмова модератор булды.

Мастерлар буларак анда Казан, Воронеж һәм Севастополь университетлары тикшеренүчеләре катнашты.

«Мастер-класс конфликтологик аудит методологиясен өйрәнү кысаларында үткәрелде, анда 40 кеше катнашты. Тыңлаучылар арасында конфликтология кафедрасының 1 курс студентлары, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының политология кафедрасының 2 курс студентлары, шулай ук Воронеж дәүләт университеты вәкилләре бар иде. Яшьләрнең идеологик экстремизмы (2019 елгы бөтенроссия тикшеренүе) турындагы мәсьәлә җанлы дискуссия уятты.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Евгения Храмова