КФУда корея теле мәктәбе ачыла

КФУда Король Седжон исемендәге корея теле мәктәбе ачыла. Аның төп максаты — корея телен һәм корея мәдәниятен популярлаштыру. Яңа фәнни-белем бирү үзәге Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында урнашачак. Проектны булдыруда КФУ партнеры — Синхан Университеты.

 Үзәк укытучылары арасында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәреннән тыш, Синхан Университеты вәкиле дә булачак.

«Соңгы елларда корея теленә төрле эшчәнлек сфераларында ихтыяҗ зур. Студентлар да моны яхшы аңлый. Быел КФУда корея телен өйрәнү юнәлешендә бер урынга 3-4 кешелек конкурс була. ВУЗ структурасында махсуслашкан үзәк булдыру — Король Седжон исемендәге мәктәп ачылу теләүчеләрнең күбесенә корея телен өйрәнергә мөмкинлекләр арта дигән сүз. Укыту түләүсез булачак.

 

Бүгенгә Россиядә мондый үзәкләр рәсми рәвештә бары ике шәһрдә — Әстерханда һәм Улан-Удэда гына ачылган иде. Шулай ук Король Седжон Институты җитәкчелегендәге корея телен өйрәнү үзәкләренең икесе Мәскәүдә эшләп килде. Шулай итеп, Казанда төзеләчәк әлеге корея теле үзәге барлык Идел буе төбәкләре өчен корея телен өйрәнү һәм тарату үзәге дә булачак.