КФУда коронавирус диагностикасы өчен экспресс-тест системасын булдырачаклар

Тест-таякчык йөклелеккә тест принцибы буенча эшлиячәк. 

Казан федераль университетында «ДНК фәнни-тикшеренү үзәге»  белән берлектә коронавирус инфекциясен диагностикалау өчен тест-таякчыклар булдырылачак. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә прецепизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта кирәкле җиһазлар сатып алу бара.

«Тест системасын булдыру КФУ мәйданчыгында җәелдереләчәк, бу өлешчә безнең COVID-19га каршы вакцина эшләвебез, бу авыруның иммунологиясе буенча фәнни тикшеренүләр алып баруыбыз белән бәйле. Тест-системалар иммунологик булачак», — дип сөйләде А.Ризванов.

Тест-таякчык йөклелеккә тест принцибы буенча эшләячәк, бары тик бәвел урынына кан тамчылары гына кулланылачак. Алга таба, берничә минуттан соң, йә бер сызык (кеше канында вируска каршы антитәнчекләр  булмаса), йә ике сызык (канда антитәнчекләр табылса, димәк, кеше йә авыру, йә коронавирус инфекциясе белән авырган очракта) күрсәтеләчәк.

«Бу тест-системаны инфекцияне иртә диагностикалау өчен кулланырга ярамый. Эш шунда ки, канда антитәнчекләр инфекция йокканнан соң 5-7 көн узгач кына эшләп чыгарыла. Уртача алганда, коронавирус йогышы симптомсыз 5 көн уза. Шулай итеп, әгәр кеше ОРВИ билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итсә, димәк, канда антитәнчекләр барлыкка килү өчен җитәрлек вакыт узган дигән сүз», — дип ассызыклады Альберт Ризванов.

Тестның өстенлеге шунда ки, диагностика, ПЦР кулланып ясалган  классик генетик тестлаштыру белән чагыштырганда кыска вакыт эчендә үткәрелә, аның нәтиҗәләре  хәтта берничә сәгать дәвамында яки икенче көнне билгеле була.

«Яңа уйлап табылачак тестта бер үк вакытта иммунитетның иртә (IgM) һәм шулай ук соң (IgG) антитәнчекләре билгеләнәчәк, алар берьюлы берничә вируслы аксымга эшләнә. Болар барысы да, без көткәнчә, тест-системабызның сизгерлеген һәм информативлыгын арттырачак, — дип аңлатты профессор. — Җиһазлар белән тәэмин итү вакыты-3-4 атна, хәзер логистика эшләнә. Бер ай дәвамында без пилот эшләнмәсен булдырачакбыз, һәм тагын бер-ике атна бу ысулны эшләтеп карауга китәчәк, шуннан соң тест-системаны теркәп, аны КФУ университет клиникасы базасында клиник практикага кертә башларга мөмкин булачак. Беренче стадиядә тестны коронавирус инфекциясеннән терелгән пациентларның кан үрнәкләрен кулланып үткәрү планлаштырыла».

Эш шунда ки, аларның канында кирәкле антитәнчекләр булачак инде. Шулай итеп, куркынычсыз материал кулланып, КФУ тест-системасының эшкә сәләтлелеген билгеләү мөмкин булачак.

«Алга таба теркәү таныклыгы алыначак, шуннан соң без тест-таякчыкларны клиник диагностикада рәсми рәвештә файдалана алабыз. Барысы да яхшы узса, ике айдан соң безнең кулда әзер тест-система булачак. Безнең бурыч башта Татарстанның, ә аннары Россиянең ихтыяҗларын үтәү. Тест-система сизгеррәк генетик ПЦР-тестларны алыштырмый, ә аларны тулыландыра, ул  ОРВИның гомуми симптомнары белән клиникага килгән пациентны кая илтергә  кирәклеге турында оператив карар кабул итәргә мөмкинлек бирә», — дип нәтиҗә ясады галим.

Сүз уңаеннан, Казан университетында тест-системалар булдыру тәҗрибәсе бар-  бөер синдромлы геморрагик бизгәк өчен шуңа охшаш иммунохроматография (тест-таякчык) методы эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, А.Ризванов җитәкчелегендә КФУда COVID-19 коронавирусына каршы вакцина эшләү процессы бара. Эш дәвам итә.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов