КФУда ковид кризисының төбәкләр икътисадына һәм бюджетларына йогынтысы турында фикер алыштылар

Онлайн-лекция XIII икътисадый анализ мәктәбе кысаларында узды.

20-23 октябрьдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты базасында Икътисади анализ бәйсез үзәкләре ассоциациясенең XIII икътисадый анализ мәктәбе узачак. Быел чара унөченче тапкыр уза, ул пандемия шартларында икътисадка багышланган. Мәктәп кысаларында онлайн-лекцияләр укылачак.

«Моңа кадәр Мәктәп университетлар белән партнерлыкта узды. Быел чара онлайн-форматта уздырыла. Икътисадый анализ мәктәбе — әйдәп баручы экспертлар икътисадый сәясәткә карата үз күзаллауларын тәкъдим итә торган мәйданчык. Без бүген Мәктәпне КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты һәм БДУның Икътисад, финанс һәм бизнес институты белән партнерлыкта ачабыз. Мәктәп үзе Президент грантлары фонды ярдәмендә уза һәм агарту максатларын күз алдында тота», — диде РФ Президенты каршындагы РАНХиГС икътисадны дәүләт тарафыннан җайга салу кафедрасы мөдире Владимир Климанов.

М.В.Ломоносов исемендәге МДУ Географик факультеты профессоры Наталья Зубаревич «Ковид кризисының төбәкләр икътисадына һәм бюджетларына йогынтысы» дигән темага беренче онлайн-лекциясен укыды. Ул Идел буе федераль округы төбәкләре мисалында, аерым алганда, Татарстан, Башкортстан республикалары, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь крае мисалында аңлатылды.

Лекция башында ук Н.Зубаревич демографик аспектта тукталды.

«Россиядә үлем очраклары арта башлый, ә туучылар саны  — кими. Безнең ил үсә баручы депопуляция белән ковид кризиска керә. Бу бер генә ел дәвам итмәячәк, якынча 2027-2028 елларга кадәр», — ди профессор.

Н.Зубаревич билгеләп үткәнчә, ковидлы кризис инде беренче генә түгел, Россия аны узган инде. «Без инде башка ил — керемнәр буенча тотрыксыз дифференциация булган ил», — дип ассызыклый ул. Әгәр элегрәк кризис чорында территориаль фактор баш булган булса, 2007 елдан, демографик программаны тормышка ашыру башланганнан соң, балалар өстенлекле фактор булды.

«Без балаларга ярдәм итү инструментлары өстәлгән программа эшләдек. Шуңа күрә балаларның йөкләнеше — урта сыйныфтан югарырак категориягә карамаган гаиләләрдән тыш, ярлылыкка туры юл «, — ди лектор.

Кризис вакытында керемнәр, инвестицияләр һәм куллану кимү күзәтелә. Бу күренеш инде узган кризистан — 2014 ел ахырыннан күзәтелә.

Лекция вакытында торак тапшыру факторына да тукталдылар. 2019 елда Россиядә торак тапшыру 12% ка кимегән, нәтиҗәдә төшү 8% тәшкил иткән. «Без ковид кризиска торакның яхшы гына кимүе белән кердек. Идел буе федераль округының барлык алга киткән төбәкләре үсешне күрсәтте. Татарстан бу пункт буенча түбәнәю күрсәтмәде. Торак тапшыру күләме кимесә, ихтыяҗ арта. Торак тапшыруны туктату фонында ипотека буенча ставка кими. «Хәзер бу бик үк яхшы түгел, хакимият тарафыннан көтелмәгән нәтиҗә бирә һәм квадрат метрга бәяләр артуга китерә», — дип саный Н.Зубаревич.

Ковид кризисы чорында иң зур һөҗүм түләүле хезмәтләргә туры килде. Бу карантин һәм түләмәүләр нәтиҗәсендә булды.

«Россия кече бизнесына кризистан чыгу авыррак булачак. МСП салымнарын кичектереп кенә тордылар. Хәзер салым түләргә мөмкинлек булмау сәбәпле кече бизнес предприятиеләренең банкротлыгы үсеше күзәтеләчәк. Бу аспектта Татарстан Республикасы тизрәк торгызыла, чөнки регион көчлерәк. Республикада кече бизнеска ярдәм итү инструментлары күбрәк, регион да алардан яхшы файдалана», — дип ассызыклады Н.Зубаревич.

Хезмәт базары шулай ук совет чорыннан соң үзгәрде, ул яңадан форматлашты. Юридик затларда мәшгульләр саны кими. Үзмәшгульләр,  шәхси эшмәкәрләр күп. Алар да кризис белән очраштылар. Алар өчен ярдәм чараларыннан алай ук күп тәкъдим ителмәде.

Кызганыч, кешеләр кризисны күп кредитлар саны белән каршылый.

«Хәзер Россиядә кредитлар буенча бурыч 18,3 триллион сум тәшкил итә — бу федераль бюджет күләме. Россиялеләр кулланучылар кредитлары буенча түләү срокларын үтәми. Күп кенә кешеләрнең дүрт кредит, бишенчесен алар алдагыларын ябу өчен алалар. Кайберәүләр гаджетлар сатып алу, җәйге яллар өчен кредитлар ала. Кризис шартларында моны эшләргә ярамый. Әмма, кызганыч, боларны барысы да аңламый «, — диде профессор.

Базар хезмәтләре секторы өчен кризисның максималь куркынычы кече һәм урта эшмәкәрлекнең банкротлыгында, тулы булмаган мәшгульлектә, эшсезлекнең артуында һәм югары кредит йөкләнеше вакытында халыкның керемнәре кимү дип фаразлана.

«Һәр икътисадчы камил карар булмавын аңларга тиеш. Ил куып җитәргә тели икән, нәтиҗәлелек һәм тигезсезлек арта. Нәтиҗәлелек һәм тигезлек арасында алтын урталык эзләү — төбәк сәясәтенең нигезе. Идел буе федераль округында салым керемнәре белән иң тәэмин ителгәне Татарстан. Республикага уңайлы зонадан чыгарга туры киләчәк: элек федераль бюджеттан ярдәм алган булсалар, хәзер мондый мөмкинлек кими”, — дип йомгаклады Н.Зубаревич.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов