КФУда кунакта Бөек Британия вәкилләре

Бүген, 1 октябрьдә Казан федераль университетында кунакта Бөек Британия һәм Төньяк Ирландиянең берләшкән корольлегенең Лордлар палатасы әгъзасы лорд Уэйверли булды. 

Шәрәфле кунакны Казан университетының тышкы эшләр буенча проректоры Линар Латыпов озатып йөрде. Очрашуда шулай ук Россиянең Бөек Британиядәге сәүдә вәкиле Александр Румянцев һәм КФУның җәмәгать белән эшчәнлек буенча ректор киңәшчесе Лиана Хөсәенова да катнаштылар.

Визит кысаларында лорд Уэйверли КФУ тарихы музеенда булды. Очрашу барышында проректор Линар Латыпов Казан университеты барлыкка килү һәм үсеше, аның күренекле студентлары — Лев Толстой һәм Владимир Ленин турында сөйләде. Әңгәмә барышында яклар КФУның өстенлекле үсеш юнәлешләре турында фикерләштеләр. Визит кысаларында лорд Уэйверли Император залында булды.

«Мондый очрашулар иң беренче чиратта Россиянең имиджы өчен мөһим, чөнки Казан университеты федераль статуска ия. Икенчедән, мондый чаралар британ университеты белән академик элемтәләрне җайга салуга, бигрәк тә профессорлар арасындагы бердәмлекне ныгытуда зур роль уйный», — дигән фикердә Л.Латыпов.

Сүз уңаеннан, Бөек Британиядә ТР Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты программасы буенча 2017-2019 елларда КФУдан барлыгы 6 кеше укый. Алар Фундаменталь медицина һәм биология, Идарә, икътисад һәм финанслар, Филология һәм мәдәниятара багланышлар, Халыкара мөнәсәбәтләр институтларыннан һәм Юридик факультет магистрлары һәм аспирантлары.