КФУда кунакта — Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан университетының абруйлы уку йорты һәм анда Казахстан яшьләре белем алуына сөенүен белдерде.

КФУда тантаналы утырышта аңа «КФУның мактаулы докторы» исеме бирелде.

«1804 елда нигез салынган Казан федераль университеты фәнни дөньяда яхшы таныш, бай академик базасы, инновацион ачышлары белән дан тота. Бүген университет Россиянең иң яхшы 11 федераль вузы исәбендә. Ул дөньяның иң яхшы 350 уку йорты исемлегендә. Мондый вузда Казахстаннан яшьләр укуын тану күңелле», — диде Нурсолтан Назарбаев.

Ул 1887 елдан Казан университетында казах милләтенең иң белемле өлеше казах интервенциясе белем алганын искәртте. «Казахстан белән тыгыз тарихи багланышлар бүген дә саклана: бүген биредә төрле юнәлешләр буенча Казахстанның 600дән артык студенты белем ала. Татарстанда исә барлыгы 1217 студент укый», — диде Казахстан лидеры.