КФУда кунакта — Роскомнадзор вәкилләре

Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә әледән-әле бик кызыклы һәм файдалы очрашулар булып тора. Кичә генә телевидение алып баручысы Мария Веденеева белән очрашсак, бүген иртүк Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең (Роскомнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарә вәкиле – гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Михаил Александрович Григорьев белән очрашу узды.

Очрашу вакытында М.А. Григорьев нинди хокукый актларга нигезләнеп эшләүләре хакында сөйләде, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы федераль законда бирелгән билгеләмәләргә, журналистның хокук һәм бурычларына тукталып, хокукый чикләрне бозу нинди җаваплылыкка китергәнен слайдларда мисаллар нигезендә аңлатты. Лекция студентлар һәм укытучылар сораулары белән үрелеп барды. Сораулар аз түгел иде: федераль каналларның эшчәнлегенә дә анализ ясалды, теге яки бу төр мәгълүматны тарату хокук кысаларын бозамы дигән сорауга да җавап эзләнде… Кунак барысына да аңлаешлы итеп җавап бирде. Блогер турында сораулар җанлануны арттырды гына: блогерны укучы, аңа язылучылар саны 3 меңнән артып китсә, блогер бу турыда Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә күзәтчелек итүче Федераль хезмәткә хәбәр итәргә тиеш икән. Бу таләп блогның төренә (Интернеттагы блог, Инстаблог, влог һ.б.) карамастан үтәлергә тиеш, үтәлмәгән очракта канунда җаваплылык та каралган.

Яңа мәгълүмат алган саен күбрәк беләсе килә, яңа сораулар туа гына тора. Журналист кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, аның эшчәнлеге Роскомнадзор тарафыннан тикшерелеп, күзәтелеп тора. Көн арты көн узган саен замана таләпләренә туры китерелеп кануннар да үзгәреш кичерә. Шуңа күрә  журналистикада көчен сынап караучы, профессиональ яктан чарланучы студентларга мондый очрашу-дәресләр иҗат юлында зур ярдәм булыр иде.

Алсу ГАЗТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры.