КФУда кунакта ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков

КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министры Марат Садыйковка Университет клиникасы комплексы белән 
таныштырды.

Беренче булып алар Вишневский урамы, 2а адресы буенча урнашкан поликлиникада булдылар. Анда ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Поликлиникага беркетелгән 40 мең кеше өчен үзгәрешләр күз алдында: яңадан җиһазландырылган медицина кабинетлары алдынгы стандартларга туры килә.

Шунысын әйтергә кирәк, объектта ремонт эшләре әле төгәлләнмәгән, ләкин пациентларны кабул итү туктатылган биналарда җиһазларны урнаштыру өчен бар да әзер. Шәхсән, Марат Садыйковка томография кабинетын тәкъдим иттеләр. Биредә Университет клиникасында өченче тамограф барлыкка киләчәк. Ул үзенең күпфункциялеге белән аерылып торачак. Барлык комплексны бер ай эчендә җиһазландырып бетерергә һәм аннан соң тантаналы шартларда халыкка тәкъдим итәргә планлаштыралар. Поликлиникада тулы куәткә клиниканың баш табибы Альмир Абашевның чиратларны бетерүгә һәм комфортлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән алымы тормышка ашырыла. Төп кыенлык булып биналарның планировкасын үзгәртүне атарга кирәк. 

 

Мондый ук проблема белән клиника админстрациясе Ершов урамы, 2 адресы буенча урнашкан Университет клиникасының хирургия корпусы бинасын модернизацияләү вакытында очрашкан иде. Ул 19 гасыр уртасында төзелгән. Аны яңарту план буенча 2017 елда тәмамланды. Ләкин мәдәни мирас объекты статусы белән бәйле рәвештә реконструкция һәм ремонт эшләре өстәмә чыгамнар таләп итте. Акчаларның юкка тотылмаганлыгы бер бинадан икенчесенә күчкәндә дә нык чагыла. Корпуснеың икенче өлешендә әле ремонт эшләре көтелә генә. 

Казан федераль университеты юрисдикциясенә күчкәннән соң, төп үзгәрешләр больницада кабул итү үзенчәлекләренә дә кагылды. Хәзер бер үк урында тикшеренергә дә, диагнозны белергә дә, кирәк булса стационарда дәваланырга да күчәргә мөмкин.

Бүлек 280 урынга исәпләнгән, аның күпчелеге, 200 дән артык урын хирургия профиленә карый. Моннан тыш, һәр көнне 100гә якын кешене «Ашыгыч ярдәм»дә алып киләләр. Теләсә нинди вакытта пациентларны реанимациянең операцион бүлмәләре һәм палаталары кабул итәргә әзер. Күрше биналарда ремонт баруга карамастан, бу бүлекләрнең эше бер минутка да туктап тормый. 

Медицина ярдәмен күрсәтүнең яңа стандартлары дөньякүләм таләпләргә туры килә. Медицина технологияләре яңалыклары белән сәламәтлек саклау министрын Волков урамында урнашкан Униклиниканың лаборатория корпусында таныштырдылар. Биредә 4 мең м2 мәйданда «Идел буе сөяк мие донорлары регистры» эшли. Фәнни үзәкнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, Марат Садыйковка лаборатория базасында республика биобанкын булдырырга тәкъдим иттеләр. Биредә һәр пациентның генетик материалы үрнәкләре саклана алачак. Генетик тикшеренүләрнең юнәлеше турында аерым Париж Коммунасы урамындагы лаборатория кампусында сөйләделәр. 

Шулай ук министр шунда ук урнашкан КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының укыту-лаборатория корпусы белән дә танышты. Шулай итеп шәрәфле кунакка КФУның фундаменталь тикшернүләрдән алып эшкәртмәләрне клиник практикага кертү эшендә биомедицина блогының барлык мөмкинлекләре дә күрсәтелде.