КФУда кунакта язучы Гүзәл Яхина

Бүген КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә язучы, «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина белән очрашу булды. Гүзәл Яхина «Большая книга» һәм «Ясная поляна» премияләре лауреаты. Аның китаплары дөньяның 30 теленә тәрҗемә ителгән. Очрашуда Казан университеты укытучылары, студентлары һәм аспирантлары катнашты.

Гүзәл Шамил кызы очрашуны нәкъ менә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе бинасында үтүенә зур рәхмәтен җиткерде. Биредә күп еллардан бирле типография эшли. 1991-1992 елларда «Резонанс» мәктәп газетасы нәкъ монда басыла, ә Гүзәл Яхина берникадәр вакыт аның мөхәррире һәм журналисты булып эшли.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Гүзәл Яхина Казан Дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга керә. 2011 елда КФУ оешу сәбәпле, хәзер Гүзәл Яхина да үзен Казан университетын тәмамлаган кеше итеп саный ала.

Язучы Гүзәл Яхина белән очрашу диалог форматында узды. Очрашуга килүчеләрне «Зөләйха күзләрен ача» һәм «Дети мои» романнарының язылу тарихы кызыксындырды. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча шул ук исемдәге фильм да төшерелде, КФУ вәкилләре аның эшендә актив катнашты.

«Беренче романга килгәндә, ул минем гаилә тарихымның бер өлеше. Әбиемнең балачагы себердә сөргендә үтә, ул шунда үсә. Ул Йосыфның прообразы. Гаилә тарихы мине бу турыда язарга илһамландырды. Бу елларда Себер сөргенедә ниләр булганлыгына ачыклык кертәсем килде, — диде язучы үзенең популяр «Зөләйха күзләрен ача» китабы турында сөйләгәндә. Ул шулай ук бу китап аша Казан һәм төрле илләрдәге татарлар турында сөйләргә мөмкинлек тууы турында әйтте.

Очрашуга килүчеләр язучыдан шулай ук «Дети мои» романын ничек иҗат итүе турында да белештеләр. Бу — 1920-30 елларда СССРда яшәүче идел буе немцы Якоб Бах тарихы.

«Бабам алман теле укытучысы иде һәм мин кечкенәдән немец сүзләрен ишетеп үстем. Үзем дә мәктәптә алман телен өйрәндем, аннан соң чит телләр факультетына укырга кердем, немец коллегаларым белән күп аралаштым. Балачакта мин Германияне бик еракта, әллә кайда дип уйлый идем. 90 нчы елларда мәктәптә Казандагы немецлар турында сөйләделәр. Аларның мин туып үскән шәһәр бик күп булулары, танылган архитекторлар, табиблар, скульпторларның бездә яшәгәнен, Казан тарихына, Казан университетына нинди зур өлеш кертелүләре турында белдем. Бу зур ачыш иде!

Үз алдында торган бурычлар һәм иҗат планнары турында сөйләгәндә Гүзәл Яхина алга таба өченче китабын язарга җыенуы турында әйтте. Ләкин аның нәрсә хакында булачагын әйтмәде.

Залдагы бик күп журналистлар, филологлар Яхина әсәрләренең бөтен дөньяда ни өчен бик популяр булу серен белергә тырыштылар. Ул үзенең язучылык осталыгы серләре белән бик теләп уртаклашты. Гүзәл Шамил кызы фикеренчә, автор өчен әсәрнең беренче битләрен язуы кыен һәм мөһим. Нәкъ менә алар күп көч һәм вакыт таләп итә.

Язучы әйтүенчә, әсәрнең беренче 20 битендә алга таба яхшы шытым бирерлек фикер булырга тиеш. Андый китапны укыйсы гына килеп тора. «Минем 2 романымның да башламнары бик күп иде. Беренчесен берничә тапкыр үзгәрттем, икенчесен алты тапкыр яңадан башладым», — диде Г.Яхина.

Иртәгә Казанда Ленин исемендәге Мәдәният йортында Г.Яхина китабы буенча төшерелгән «зөләйха күзләрен ача» телефильмының серияләрен тәкъдим итү булачак. Авторга төшерелгән материал ошаган, «Шәп кино булырга тиеш», — диде ул Казан университетындагы очрашу вакытында.

Чыганак һәм фотолар: https://media.kpfu.ru/news/guzel-yakhina-rasskazala-v-kfu-ob-istorii-sozdaniya-svoikh-knig-i-podelilas-sekretami