КФУда Кунсткамера директоры лекциясе узды

Андрей Головнев 2020 елдан Кунсткамераның база кафедрасы саналган Казан университеты антропология һәм этнография кафедрасының фәнни җитәкчесе.

Бүген Казан федераль университетында Россия Фәннәр академиясе Бөек Петр (Кунсткамера) исемендәге  антропология һәм этнография музее директоры, антрополог, этнограф Андрей Головнев лекциясе узды.«Народоведение в России – активизация культурного потенциала многонациональности»  лекциясен КФУның булачак антропологлары һәм этнографлары тыңлады.

Галимнең лекциясе хәзерге заман этнографиясенә, аның килеп чыгышы мәсьәләләренә багышланган иде. Этнограф әйтүенчә, бу фәнни юнәлеш XVIII гасырдан, Россия империясендә үз-үзеңне танып белү тәҗрибәсеннән башлана.

«Халыкларны өйрәнү — Россия өчен төп фәнни юнәлешләрнең берсе. Безнең илдә стихияле этнограф булмаска мөмкин түгел. Әгәр сез Россия буйлап узсагыз, сез этнограф булып кайтачаксыз, чөнки илбез күпмилләтле. Шуны аңларга кирәк, этнография — үзебез турында фундаменталь фән. Ул гуманитар белемне системага сала торган фәннәренең берсе», — дип сөйләде Андрей Головнев.

Лекция вакытында этнограф этнографиянең ике төп юнәлешен билгеләп үтте. XVIII гасырда Россия империясендә үз-үзеңне танып белү картографиядән башлана. Ул вакытта картаны ясау дөньяны аеру дип саналган. «Кем карта ясый — ул дөньяны ясый», — дип расладылар ул вакытта. Этнографиянең икенче юнәлеше — костюм, тышкы кыяфәт. Атаклы этнограф Иоганн Георги Россия империясе халыкларының беренче системалы җыелмасын булдырган. Анда бүген дә кулланыла торган билгеле бер система, категорияләр буенча Россиянең 80 халкы тасвирланган. Бу этнографиянең туган вакыты булып санала.

Галим этнографиянең яңарыш вакыты булган совет чорына да кагылды. А.Головнев әйтүенчә, узган гасырның 20 нче еллары этник-этнологик һәм этнография апогее булды.

Галим фикеренчә, этнография хәзерге заман таләпләренә дә җавап бирә. Бүген үк веб-этнография һәм киберэтниклык бар.

Фән кыюлыкны ярата. Россия өчен этнография табигый. Этник яктан оялырга кирәкми, бу бит безнең конкурентлы өстенлек. Бүген ул халыкны өйрәнү белеменең формасын һәм фәнен үзгәртеп яңадан торгызыла «, — дип ассызыклады Кунсткамера директоры.

Искәртеп үтәбез, А.Головнев — КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбенең антропология һәм этнография кафедрасы фәнни җитәкчесе. Бу 2020 елда университет структурасында оештырылган Кунсткамераның база кафедрасы.

«Бу атама артында КФУда тарих фәне үсешенең иң кызыклы юнәлешләренең берсе яшеренә, без анда XX гасырның 20 нче елларыннан башлап актив үсеш алган традицияләрне хөрмәт итәбез. Этнографик тикшеренүләрнең популярлыгы кимеде кебек. Әмма чынлыкта исә бүген без яңадан кешене, аның матди һәм рухи мәдәниятен өйрәнүгә әйләнеп кайтабыз. Монда да этнографик белем инструментлары бик мөһим», — дип билгеләп үтте Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Шулай итеп, Санкт-Петербург белән Казан арасында коллаборация булдырыла. А. Головневны бу вазыйфага аның шәхси казанышларын һәм Россиянең иң өлкән фәнни учреждениесе — этнография һәм антропология белән шөгыльләнүче куәтле фәнни-тикшеренү институты белән уңышлы җитәкчелек итүен исәпкә алып билгеләделәр.

«Казан университеты — Россиянең фәнни белем баганаларының берсе, ә күп очракта әйдәп баручы университет та. Петербург һәм Казан этнография, этнология һәм антропология белемнәрен һәм фәнни потенциалын активацияләү, этнографларның яңа буынын «үстерү» буенча уртак бурычлар куя. Моннан башка фән мөмкин түгел. Уртак ресурсларны файдалану уңайлы, бигрәк тә без көчле музей традицияләре белән берләштек. Музейлар — фән полигоны, этнографик музейлар этнографларны үстерәләр. Бездә перспективалы һәм фәнни үсешнең мөһим юнәлешендә Петербург һәм Казан, Кунсткамера һәм классик университет өстенлекләрен тоташтыру мөмкинлеге барлыкка килде. Минемчә, без  этник якны өйрәнүдә бик тә алга киттек. Өстәвенә, Казанда кеше һәм халык өчен этник якның кыйммәтен аңлатырга кирәкми, — ди А.Головнев.

КФУ студентлары өчен укылган лекция — Кунсткамера директорының Казанга визит программасының бер өлеше. Моннан тыш, А.Головнев КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты.

Автор: Алинә Минневәлиева, Алинә Искәндәрова, фото: Ксения Богданова