Казан федераль университеты галимнәре Кырымдагы Таврида мәгарәсендә микроорганизмнар үрнәкләрен алган. Алга таба алар генетик тикшеренүләр уздыру өчен кулланылачак.
Мәгарә 2018 елда «Таврида» федераль трассасы төзелеше вакытында табылган. Бер елдан соң тулы тикшеренүләр башланды, аларга Казан университеты галимнәре дә кушылды.
«Грунт, стеналардан соскоб үрнәкләре, сөяк калдыклары фрагментлары, су пробаларын микробиологик сайлап алу стериль инструментлар ярдәмендә башкарыла. Материалның бер өлеше ясалма туклыклы тирәлекләрдә микроорганизмнар үстерү, икенчесе молекуляр биология методлары белән тикшеренүләр өчен файдаланыла. Микроорганизмнар булган табигый үрнәкләр мәгарәдә үк махсус терки торган реагентлар белән каплана. Инде бу материалдан лабораториядә секвенирлау уза торган ДНК бүленә. Шулай итеп, мәгарәдә яшәүче күпчелек организмнарның «генетик коды» билгеләнә «, — ди биология фәннәре докторы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни хезмәткәре Юрий Гоголев.
Тикшеренү процессы метагеном анализ дип атала. Соңрак бу генетик код буенча математик методлар белән компьютерда микроб бергәлеге составы реконструкцияләнә. Мәгарәдән алынган расшифровкаланган мәгълүматларны бөтен дөнья базаларында тупланган генетик мәгълүматны чагыштыру юлы белән бу генетик кодның кайсы микроорганизмнарга керүен билгелиләр. Моннан тыш, галимнәр мәгарәдә ачыкланган микробларның микъдари нисбәтен табалар. Бу «цифрлы» биологиянең бик кыйммәтле мәгълүматы.
Юрий Гоголев җитәкчелегендә Фундаменталь медицина һәм биология институтының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Гоголева, студент Мария Бойцова эшләде. Галимнәр мәгарәдә архей патшалыгыннан — бактерияләр һәм эукариотлар белән беррәттән тормышның төп формаларының берсе булган күп кенә микроорганизмнар булуын ачыклаган инде.
«Мәгарә үзендә микроорганизмнарның беренчел берлекләре саклануы белән игътибарга лаек. Мондый объектларны Җирдәге тереклек эволюциясе күзлегеннән өйрәнү кызык. Тавриданы вакыт машинасы белән чагыштырырга мөмкин. Бу табигый объектны тикшереп, бүгенге тормышның күп еллар элек, кеше булмаган вакытта ничек булганын белергә мөмкин «, — ди белгеч.
Казанга кайткач, галимнәрне алынган пробалар белән озын һәм җентекле эш көтә. Экспертларның мәгарәләрдә эшләү тәҗрибәсе бар инде. Моңа кадәр алар Башкортостан Республикасында Шульган-Таш тыюлыгында эшләгән.
«КФУ өчен бу мәгарәне тикшерү мөһим әһәмияткә ия. Таврида кебек табигый объектлар — галимнәр өчен бик кыйммәтле табылдыклар. Монда микроорганизмнарның уникаль үрнәкләре сакланган — аны сакларга һәм өйрәнергә кирәк», — ди Юрий Гоголев.
Казан университеты галимнәре өчен мәгарәнеформалаштыруда катнаша торган биохимик процесслар аеруча кызыклы. Шулай ук экспертлар үз алдына микрофлора составын мониторинглауны җайга салу — ул кеше өчен куркыныч тудырмыймы, туристларга зыян китермиме икәнен белү бурычын куялар. Моннан тыш, мәгарәнең биологик төрлелек динамикасын тикшерергә һәм кешенең киләчәктә бу төрлелеккә йогынтысын бәяләргә кирәк.
Мәгарәне тикшерү өчен галимнәргә якынча өч ел кирәк булачак. Алга таба Таврида мәгарәсе туристлар өчен ачык булачак.
Автор: Алинә Миңневәлиева, фото: Александр Кузнецов