КФУда кытай телендә ачык ишекләр көне узды

Онлайн-очрашуда 100дән артык кытай гражданы катнашты.

Казан федераль университетында чит ил абитуриентлары өчен  туган телләрендә ачык ишекләр көннәре уза. Бүген Microsoft Teams мәйданчыгында Кытай телендә турыдан-туры эфир булды.

Абитуриентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаментының чит ил укучыларын җәлеп итү һәм җыю бүлеге башлыгы Рәүф Сабиров һәм КФУ аспиранты Чэнь Ясин җавап бирде.

Онлайн-очрашу барышында абитуриентларга әзерлекнең төп юнәлешләре, 2020 елда укырга керү үзенчәлекләре әйтелде, шулай ук КФУның студентлар тормышы тәкъдир ителде. Туры эфирда 100дән артык абитуриент катнашты, аларның һәркайсы диярлек туган телдә сорау бирү мөмкинлегеннән файдаланды.

Кытай абитуриентларыннан керү сынауларын уздыру процедурасы буенча күп сораулар килде, чөнки чит ил кешеләре Казанга килеп, керү сынауларын турыдан-туры тапшыруны күздә тоткан стандарт схема  дистанцион формага алышынды.

Бүген Кытай гражданнары Казан федераль университетына укырга керү өчен 350дән артык гариза биргән, әлеге күрсәткеч көннән-көн үсә. Шуларның 100дән артыгы — Әзерлек факультетында рус телен алдан өйрәнү өчен. Абитуриентлар арасында төп белем бирү программаларына популяр юнәлешләр булып «Лингвистика», «Филология» һәм «Менеджмент» тора.

КФУ эпидемиологик вәзгыять үсешенең төрле вариантларын карый.  Уку елы башына чикләр ачылмаса да, булачак студентлар дистанцион форматта укырга керешә алачак. Абитуриентлар бу хакта белә.

4 июньдә, 18:00 дә (мәскәү вакыты белән) чит ил гражданнары өчен испан телендә ачык ишекләр көне узачак, ә 5 июньдә, 13:00 дә (мәскәү вакыты белән) — төрек телендә. Онлайн-очрашуга кушылу өчен күрсәтелгән сылтамалар буенча үтү дә җитә.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов