КФУда Л.Толстой диктанты язачаклар

24 октябрьдә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче тапкыр Толстой диктанты язачаклар. 

Акция КФУда Толстой елы һәм Рус теле һәм чит ил филологиясе югары мәктәбендә һәр елны үткәрелә торган рус теле көне уңаеннан оештырыла.

Диктант 14.00 сәгатьтә Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан уку бинасының 426 аудиториясендә узачак. Барлык теләүчеләр Лев Толстой тексты мохитенә чума һәм үз грамоталылыгын тикшерә ала. Диктантта КФУның рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасының югары курсыннан 50 студент һәм барлык теләүчеләр катнаша алачак. Диктант язучыларга Л.Толстойның «Сугыш һәм солых» әсәреннән өзекне тәкъдим итәчәкләр.

Диктантның нәтиҗәләре белән 30 октябрьдә Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтында танышып булачак. 15 иң яхшы эш дипломнар белән бүләкләнәчәк, бүләкләү тантанасы ноябрь урталарында, фестивальнең ябылу көнендә булачак.