КФУда Липецк өлкәсе делегациясе булды

Казан университеты кунакларга сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдим итте.

Бүген Казан федераль университетында Липецк өлкәсе делегациясе булды. Кунаклар КФУ тарихы һәм үсеше белән танышты. Очрашуда КФУ цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Пашин, исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры, КФУ цифрлы трансформацияләр үзәге директоры Дмитрий Чикрин; Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Анатолий Якутин; Липецк өлкәсе администрациясенең мәгълүматлаштыру идарәсе башлыгы Станислав Корниенко һәм башкалар катнашты.

Визит Липецк өлкәсе делегациясенең «Сбербанк» ГАҖ һәм аның стратегик партнерлары белән танышуы кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 27 ноябрендә КФУ һәм «Саклык банкы» ГАҖ сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәсендә стратегик партнерлык турында килешү имзалады. Әлеге документ якларның уртак белем бирү һәм фәнни-тикшеренү проектларын, сәламәтлек саклау өлкәсендә программаларны һәм карарларны гамәлгә ашыру, шулай ук күрсәтелгән өлкәләргә цифрлы продуктлар кертү юлы белән агымдагы партнерлыкны киңәйтү өлешендә озак вакытка нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота.

Дмитрий Чикрин кунакларга цифрлаштыру өлкәсенә караган проектларны һәм медицина-сәламәтлек саклау өлешенә бәйле эшләнмәләрне тәкъдир итте.

«Барлык тәкъдим ителгән проектлар ясалма интеллект, Интернетның медицина өлешенә  һәм диагностика техникасын кулланып платформа чишелешләренә карый. Без үз клиник базасы булган иң зур университет. Фәнни-тикшеренү эшләреннән башлап, клиник сынауларга кадәр төрле медицина продуктларын, шул исәптән дару препаратларын, техника төрләрен, табиб методикаларын эшләүнең тулы циклын үтәргә мөмкинбез. Төп партнер — безнең медицина кластеры — Фундаменталь медицина һәм биология институты. Шуңа күрә безнең проектларның күбесе цифрлы медицина өлкәсендә тупланган», — диде Д.Чикрин.

Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры «Авиценна» медицина документлары белән эшләү өчен платформа, «Амальтей» медицина амбулатор һәм сәнәгать мониторингы смартфон-ориентацияләнгән системасы, «Асдик» УЗИ-диагностика чаралары өчен карар кабул итү өчен даими эшкәртү һәм ярдәм итү комплексы, «Атлет» спортчы әзерлеге нәтиҗәлелеге һәм пациентларның тернәкләндерүен контрольдә тоту өчен гәүдә хәрәкәтенең кинематикасы комплексы турында сөйләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык бу продуктлар кешенең барлык күрсәткечләрен үлчәргә, аның организмы турында күп нәрсәләр белергә мөмкин булган AMBITIOM: Agriculture, Medicine, Biology, IT, Impact, OMics концепциясенә керә. Бу система ярдәмендә кешенең сәламәтлеге кысаларында рекомендацияләр бирергә, яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган шәхси сәламәтлеге картасы төзелә, дип билгеләп үтте Д.Чикрин.

Липецк өлкәсе делегациясе Казан университеты белән ныклы хезмәттәшлеккә өмет итә.

«Безгә Россия һәм дөнья тарихына зур өлеш керткән атаклы кешеләр укыган илнең иң яхшы университетларының берсендә булу бик рәхәт. Безнең Казанда булу программасы бай, аңа берничә блок кертелгән, мәгариф өлкәсе — шуларның берсе. Татарстан Республикасы белән кызыклы уртак проектларыбыз бар. Шуңа күрә бу төбәк тәҗрибәсен карарга һәм үзләштерергә теләдек», — диде Липецк өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Анатолий Якутин.

Презентациядән соң Липецк өлкәсе делегациясе Цифрлы трансформацияләр үзәгендә булды һәм әлеге үзәк хезмәткәрләре эшли торган продуктлар белән танышты.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Ксения Богданова