КФУда Лобачевский аудиториясе барлыкка киләчәк.

Бөек математик һәм Казан университеты ректорына багышланган елда, әлеге шәхес яшәгән һәм эшләгән бинада мемориаль аудитория үз ишекләрен ачачак.

26 нчы гыйнварда КФУ ректоры Илшат Гафуров, тарихчылар һәм музей комплексы хезмәткәрләре әйтүенчә, Лобачевский вакытында – 1827 – 1846 елларда – Казан университеты ректоры апартаментлары һәм бөек математик эшләгән кабинет урнашкан биналарда төзекләндерү эшләре башлану турында карар кабул итте. Хәзер Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты кабинетлары һәм лабораторияләре урнашкан аудиторияләрне карагач, ректор җитәкчелегендәге комиссия КФУның математика мәктәбе горурлыгына әвереләчәк объект концепциясен раслады.

“Барлыкка килгән мөмкинлекләрне максималь нәтиҗәлелек белән файдаланырга кирәк. Биредә экскурсияләр генә түгел, ә математика тарихы буенча лекцияләр һәм КФУ студентына багышлау тантаналары узарга тиеш,” — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Ректор йөкләмәсе буенча архитектура һәйкәле булып саналган объектны төзекләндерү, аның тарихи йөзен торгызу каралган. Инде беренче экспонатлар да бар. Математика һәм механика институтында, риваятьләр буенча, Николай Лобачевский эшләгән язу өстәле саклана.

 

КФУ Музей комплексы директоры Светлана Фролова сөйләвенчә, ректор йорты якынча XVIII гасыр ахырында төзелә; 1805 елда университет тарафыннан казан коменданты генерал-майор Степан Николаевич Кастеллидан сатып алына һәм ректор фатирына яраклаштырыла. “Ректор фатиры” дигән атама да шуннан килеп чыккан. Ректор фатиры 2 нче катта урнаша.

Биредә, “комендант йорты” дип атала торган берничә бинада, Лобачевский йортының кунак бүлмәсе генә урнашмаячак. Төзүчеләрнең планында чынаяк кирпечтән ясалган каминны һәм бөек математик кабинетын торгызу нияте дә бар. Ректор боерыгыннан соң ук реставрация проекты буенча эш башланды.

Бик күп этаплар үтәргә туры киләчәк. Эшне 2017 нче елның декабрендә тәмамлау күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез: декабрь башында Казан университетында беренче тапкыр “Лобачевский медале” – дөньяда математик бүләкләрнең иң дәрәҗәлесе булырга тиешле һәм инде дөнья алдынгы математикларының хуплавын алырга өлгергән премия тапшыру тантанасы узачак.