КФУда Лобачевский конференциясе үтте

5 декабрь көнне КФУның Фәнни китапханәсендә Казан университетының ректоры һәм китапханәчесе Н.И.Лобачевскийның туган көненә багышланган һәр елны үткәрелә торган фәнни конференция үтте. Конференциядә китапханә хезмәткәрләре докладлары тәкъдим ителгән иде. Алар ел дәвамында Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондлары нигезендә эзләнү-тикшеренү эше алып барганнар.