КФУда Лондоннан Дженнет Хартли лекциясе

25 март көнне Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия тарихы белгече — Дженнет Хартли лекциясе була. 

Джанет Хартли Икътисад Лондон мәктәбе профессоры, Россия тарихы буенча белгеч, шул исәптән, XVII гасырдан Россияне һәм Көнбатышны чагыштыру мәсьәләләре буенча белгеч. Аның тикшеренүләре XIX гасырда Россия ни өчен бөек державаларның берсе булуы мәсьәләләренә багышланган. Россия тарихы буенча Джанет Хартли тарафыннан 6 китап, бик күп мәкаләләр язылган. Аның соңгы «Сибирь: история народа» дигән китабы 2014 елда басылып чыккан һәм анда XVI гасыр ахырыннан алып бүгенгә кадәр Себер тарихы язылган. Дж.Хартли шулай ук «Социальная история России 1650-1825 гг.», «Россия 1762-1825: военная мощь, государство и народ» дигән китаплар авторы да. 

Үз хезмәтләрендә ул Россия һәм көнбатыш илләре тарихында гомуми һәм аерым үзенчәлекләрне карый. Аның әйтүенчә, Россия үз социаль төзелеше, сәяси тәртибе һәм рухи үсеше белән аерылып тора. Шуңа да карамастан, европа мәдәни һәм интеллектуаль үсешенең зур өлешен алып торса да, ул аңа ят түгел.

Лекциягә теләгән һәркем килә ала. Ул 25 мартта 14.30 минутта КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Александр залында (Пушкин урамы, 1/55 йорт) була. Үзегез белән шәхесне раслаучы документ булу кирәк.