КФУда Лондонның Император көллияте профессоры лекцияләре курсы башланды

Укулар Microsoft Teams базасында онлайн форматта уза.

Британиянең алдынгы югары уку йорты вәкиле белән аралашу мөмкинлеге  ПАО «НК «Роснефть», «BP Россия» һәм Лондонның Император көллияте белән берлектә Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Рetroleum Engineering ике диплом магистратурасы  эше кысаларында чынбарлыкка әйләнде.

18 гыйнварда Казан университетында Лондонның Император көллияте профессоры Мартин Блант лекциясе узды. Геология һәм нефть-газ технологияләре институты магистрантлары өчен Британия профессоры икенче ел рәттән лекцияләр курсын укый. Быел дәресләр Microsoft Teams базасында онлайн форматта уза.

Мондый лекцияләрне Мартин Блант ел саен дөньяның иң эре университетлары студентлары өчен укый. М.Блант материал тәкъдим итүнең җентекләп эшләнгән методикасы ярдәмендә күпләр өчен фәнни остаз булды, аның киңәш-тәкъдимнәре  укучыларга үзләрен һөнәри осталыкта күрсәтергә һәм тикшеренүләрнең актуаль темаларын билгеләргә ярдәм итә.

18 гыйнварда КФУда узган лекция майлау почмагының аспектлары темасына багышланды, алга таба укучылар тиешле тигезләмәләрне өйрәнделәр. Катлам параметрларын исәпләү аны алга таба эксплуатацияләү технологиясен сайлау өчен кирәк. Нефть-газ тармагының актуаль трендларын чагылдыручы башка күпсанлы темалар Казан университеты студентлары белән алдагы көннәрдә каралачак.

Гамәлдәге нефть ятмаларының һәркайсының үз геологик-физик характеристикалары, системалары һәм эшләнү стадияләре белән аерылып торган уникальлеген исәпкә алып, «су куллану» алымнары сизелерлек аерылып торырга мөмкин, дип әйтте дәресләр дәвамында Британия профессоры. Һәр аерым очрак берничә катлаулы сорау тудыра ала,  булачак белгечләр шуларга җаваплар алды.

«Суда һәм нефтьтә буялу саны буенча җитәрлек мәгълүмат туплап, без киләчәктә нинди технологияләрне кулланырга кирәклеген билгели алабыз, яки алга таба нефть чыгару өчен стратегияне формалаштырабыз. Һәр ятманың һәм һәр пластның үз характеристикалары барлыгын исәпкә алу мөһим», — дип, Petroleum Engineering программасы магистранты Хусем Белаид узган тема турында искә төшерде.

Чит ил профессорларының лекцияләре белем бирү процессын баета. Дөньяда танылу алган галимнәрнең һәм  экспертларның лекцияләрендә булып, студентлар төрле тикшеренү юнәлешләренең глобаль үсеше турында күзаллауга ия була, аттестация эше темалары белән билгеләнә. Мартин Блант белән лекцияләр курсы 25 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Автор: Аделя Шемелова, автор фотосы