КФУда мәгълүмат чаралары һәм хәйриячелек турында сөйләштеләр

Бүген КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хәйриячелек: хезмәттәшлек, партнерлык, үсеш” темасына семинар узды. 

Семинар хәйриячелек, авыру балаларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү юлларына багышланган иде. Биредә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, православие рухание Александр Ткаченко һәм “РИА-Новости” мәгълүмат агентлыгы журналисты Радик Әмиров катнашты.

Очрашуны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский алып барды. Ул хәйриячелек, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек мәсьәләләрен һәм аларның массакүләм чараларда яктырту мәсьәләсен кузгатты.

“Хəйрия темасы җəмгыятьтə бик кискен проблема булып тора. Без аның белəн һəр көнне диярлек очрашабыз. Масскаүлəм чараларның бик əйбəт ресурслары бар: алар акылга йогынты ясый. Социаль проблемалар турында язганда объектив булырга кирəк. Мəгълүматның дөреслеген тикшерү зарур. Иң мөһиме, журналист проблеманы җәмгыятькә күрсәтү өчен түгел, ә үз эченнән үткәреп язарга тиеш. Хəйрия темаларын яктыртканда этик нормаларны саклау турында бер генә тапкыр әйтмәдек. Хәйриячелек үсеше өчен зур рольне дини оешмалар башкара. Һəр дини оешма – дөньяны яхшыга үзгәртергә теләгән, мотивациялəнгəн кешелəр берлеге ул. Мохтаҗларга һәм тоткыннарга ярдәмне Татарстанның мөселман җыены күрсәткәнен беләм”, — диде чыгышында Россиядә беренче балалар хосписын оештыручы, православие рухание Александр Ткаченко.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аудиториядәге кунакларга Коръән аятен искә төшерде. Һәр хәбәрнең тикшерелгәннән соң гына чыгарылырга тиешлеге турында әйтте. “Хайп” артыннан чабам дип, кеше кайвакыт кеше үзенең “романы”ндагы героена зыян салырга да мөмкин. Мондый мисалларны еш күзәтәбез: бер тарих яктыртыла, сораулар хәл ителми һәм кеше җәфа чигә. Без язган əйберлəребез өчен җаваплы, чөнки нәтиҗәләр бездә дә чагылачак. Безнең дөньябыз əллə ничə төрле даирәдән тора. Журналистика өлкәсе – бөтенләй икенче дөнья. Ни өчен төрмәдәге кешеләргә корбан ите өләшеп йөрисез, балаларга булышсагыз, әйбәтрәк булыр иде дип әйтүчеләр булды. Без тоткыннарга да, балаларга да булышабыз. Мәсәлән, узган ел “Зəкят” фонды аша 57 авыру балага операция ясау өчен акчалата ярдәм күрсәтелде, быел аларның саны 60ны узып китте. Инстаграм челтәрендә эшләгән гамәлләреңне күрсәтмәсәң, син бернәрсә дә эшләмәгәнсең икән, дип уйларга кирәкми”, — диде ул.

Камил хәзрәт мохтаҗларга, авыруларга һәм төрмәдәге кешеләргә ярдәм итеп, без үзебезгə булышабыз, дигән фикерен әйтте. “Беренче очракта, без теләсә нинди мәсьәләдә үзебез өчен ярдәм күрсәтәбез. Һәр колониядә имамыбыз бар. Ул төрмәгә кереп, тоткыннарга дәресләр бирә. Төрмәдә мәчеткә йөрүчеләрнең кабаттан тоткын хәленә төшү очраклары бик аз. Тоткыннар белән эшләп, без үзебезгә үзебез ярдәм итәбез. Дәреслекләр “Хозур” нәшриятында басылган. «Соңгы биш елда гына дөньяга 250ләп фәнни хезмәт басылып чыкты, аның күп өлешен гарәп һәм иске татар телләреннән тәрҗемә ителгән хезмәтләр тәшкил итә. Диния Нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган башка байтак катламнарын да колачлый. Без хәйрия эшен Аллаһы Тәгалә өчен башкарганыбызны аңларга тиеш һәм мохтаҗларга ярдәм итеп, мин бу гамәлләрне Аллаһның рәхимлеге өчен башкарам дигән сүзне истә тотарга кирәк”, — дип сөйләде Камил Сәмигуллин.

Шулай ук мөфти 2018 елда мөселман уку йортларына һәм уннарча социаль оешмаларга барлыгы 52,6 тонна корбан ите, Татарстанда эшләүче төзәтү колонияләренә 170 корбан сарыгы ите, шул исәптән мөфтияттән 14,7 тонна ит тапшырылганлыгы турында  да әйтте.

Камил хәзрәт “хайп” артыннан чабам дигән сүзгә “РИА-Новости” агентлыгы журналисты Радик Әмиров үзенең мисалын китерде. “Мин бервакыт мәкаләне укысыннар өчен, “Имам төрмəгə элəккəн” дип язган идем. Материалны шактый күп укыдылар. Соңыннан, мин үземнең ялгышымны аңладым. Кешеләр чыннан да материалның башисемен генә укып, имамның төрмәгә эләккәненә ышанды. “Хайп” артыннан чабам дип, чиклəрне узарга ярамый. Укучыны үзеңнең язмаңа башкача җәлеп итәргә кирәк, мондый ялгышлар ясарга ярамый”, — дип киңәшләре белән уртаклашты Радик Әмиров.

“Журналист – дөньяга битараф булмаган кеше. Миңа журналист килгәч, мин интервьюны аның үзеннән алам, профессиональ яктан аңа ярдәм итәргә тырышам. Социаль темаларга материаллар кешеләрнең күңел халәтен тоеп эшләнергә тиеш. Хосписка килеп, материал язарга килгәндә моны истә тоту бик мөһим. Социаль темаларга язучы журналистларның күбесе социаль проектларның җитәкчеләре булып китә. Мисал өчен, узган елны 31 августта “РИА-Новости” журналистлары балалар хосписында бәйрәм оештырды, хастаханәдән чыга алмаган балаларны төрле илләр белән таныштырды”, — ди Александр Ткаченко.

Дин әһелләре гыйбрәтле мисаллар, дини чыганаклардан нәсыйхәтләр китереп, журналистларның, кунакларның һәм студентларның сорауларына җавап бирде.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.