КФУда мәктәп китапханәчеләре белемнәрен үстерде

15 -16 октябрь көннәрендә Казан федераль университетында Татарстанның берничә мәктәбе китапханәчеләре квалификация күтәрү курсларында булды. 

Махсус компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү дәресләре Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә барды.

Китапханәчеләр IT-технологияләр нигезендә китапханәләрнең технологик процессы белән танышты. Шулай ук алар китапханәләрнең читтән торып эшләүче сервислары һәм мәгълүмат чыганаклары белән эшчәнлек үзенчәлекләрен өйрәнде.