КФУда мәктәп укучылары арасында геологик кейслар чишү буенча V Чемпионат узды

Чемпионат темасы — «Магнит кыры инверсиясе һәм аның Җирдәге тормышка йогынтысы».

Zoom мәйданчыгында Case UGEO яшь геологлар чемпионаты узды. Әлеге чара Геология һәм нефть-газ технологияләре институты тарафыннан оештырылды һәм университетта инде бишенче ел рәттән уза. Чемпионатта 6-11 сыйныф укучылары катнашты.

Традиция буенча чараны КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев һәм КФУның эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек һәм практикалар буенча директор урынбасары Андрей Терехин ачты. Жюрига фәннең төрле тармакларыннан белгечләр керде, бу катнашучылар эшен төрле яктан бәяләргә мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, бизнес-кейслар — яшь катнашучыларга хәл итәргә кирәкле хәзерге заманның актуаль мәсьәләләре. Асылда, балалар билгеләнгән проблемаларны гамәли хәл итү юлларын эзләү белән белән бергә күп нәрсәгә өйрәнә. Мондый укытуның үзенчәлеге шунда, биредә дөрес җаваплар юк. Килеп туган хәлдән үзебез өчен иң кулай чыгу юлын табарга кирәк.

2020 елгы Case UGEO чемпионатының темасы «Магнит кыры инверсиясе һәм аның Җирдәге тормышка йогынтысы». Магнит кыры — мөһим элемент булуга карамастан, аның турында бик аз билгеле. Җирнең Магнит кыры планетаны космик радиациянең җимерү көченнән саклый, хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә пространствода ориентлашырга һәм кышларга дип күчеп китәргә булыша. Күпләр ярата торган төньяк балкышы буларак билгеле булган тамаша — шулай ук магнит кыры тәэсире нәтиҗәсе.

«Магнит кырын өйрәнү мөһим һәм кызык! Галимнәр магнит кырының климат, мутацияләр һ.б. закончалыклар белән бәйлелеген чыгарганнар. Мәсәлән, 2,6 млн еллар элек, полярлыклар алмашының чираттагысы вакытында, гоминидларның берничә мутациясе булган һәм алар заманча кешеләргә тагын да күбрәк охшаганнар «, — дип сөйләде Case UGEO чемпионаты эксперты Диләрә Кузина.

Чемпионатта 30дан артык команда катнашты. Алдагы еллар финалистларыннан калышмыйча, балалар кейсларның кызыклы чишелешләрен тәкъдир иттеләр, командада бердәм булып эшләргә әзер булуларын күрсәттеләр. Җиңүнең мөһим критерие булып, эшнең фәнни эчтәлеге дә тора. Шулай итеп, балалар кояш радиациясенең көчен киметүне эшләү, дөнья фәнни бергәлегенең берләшү теориясен, навигациянең яңа ысулларын карау, нурланыш тәэсире белән көрәшү, башка планеталарга күчәргә ярдәм итүче медикаментлар эшләү кебек амбициоз проектларны тормышка ашыруга үз күзаллауларын тәкъдим иттеләр.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чемпионатта җавап кына түгел, ә күпчелек өлештә карарны, логиканы, мәсьәләнең чишү тирәнлеген, кыска вакыт эчендә баш белән ниндидер проблемага чума һәм аның оптималь чишелешен таба алуны бәялиләр.

«Кейс-чемпионат катнашучыларга үзләренең soft skills һәм hard skills күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Ул катнашучыларга да, оештыручыларга да файдалы. Барысы да командада эшләргә өйрәнә. Үз тәҗрибәмдә моның шактый авыр булуын тойдым «, — дип сөйләде ярышларны оештыру комитеты вәкиле, КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 3 курс студенты Диана Вельгас.

Күпләр билгеләп үткәнчә, кейс-чемпионат спортка охшаган, җиңүгә генә түгел, әзерлеккә дә зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәләре буенча берничә номинациядә мактаулы урыннар алган финалист командаларның исемлеге билгеле булды:

Пермь шәһәренең геологик берләшмәсе — «Иң яхшы техник чишелеш»

«Мамонтлар» — «Иң яхшы эксперименталь чишелеш»

«Фиксиклар» — «Иң яхшы гуманитар чишелеш»

«Кварц» — «Космосны үзләштерү»

«КАВКАЗ» — «Бораулауда инновацияләр»

«Геобайт» — «Саклануның иң яхшы системаларын эшләү»

«Полезные неископаемые» — «Физика тарихы белгечләре»

«Трилобитлар» — «Команданың иң яхшы аеру билгесе»

«Инноватор» — «Магнит скафандрын эшләү»

Узган Case UGEO чемпионаты яшь геологларга практик осталыкларын күрсәтергә, үз нәтиҗәләрен лаеклы тәкъдим итәргә өйрәнергә һәм экспертларның куелган сорауларына тиз җавап бирергә мөмкинлек бирде. Конкурсның төп регламентына зыян китермичә үткән быелгы онлайн-формат чемпионатны дистанцион форматта гамәлгә ашыру өчен шактый уңышлы һәм уңайлы булып чыкты.

Автор: Аделя Шемелова