КФУда мәктәп укучыларының «Зилант» форумы үтә

31 гыйнвар көнне Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтыныда мәктәп укучыларының «Зилант» XX Ачык шәһәр эколого-биологик форумы үтәчәк. Быел ул ихтиофаунаны өйрәнүгә һәм саклауга багышланган. 

Форумны оештыручылар арасында Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, М.А.Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе бар.

Форумда Казан шәһәре мәктәпләрендә 8-11 сыйныфта укучылар катнаша.

Конкурс берничә номинациядә һәм юнәлештә үткәрелә: фәнни-тикшеренү, табигатьне саклау, оештыру, мәгърифәт-агарту («Шигырь», «Эссе», «Плакат», «Стенгазета»), иҗат (рәсемнәр конкурсы читтән торып үткәрелә, тематиканы чагылдыра белү, сюжетның оригинальлеге, композиция, башкарылу осталыгы, катнашучының яшенә туры килүе бәяләнәчәк). Иң яхшы дип табылган эшләр Казан университетында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

Катнашучыларны теркәү КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты фойесында 9:00 сәгатьтә башалана.