КФУда мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак

Казан университетының танылган фәнни бренды Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрнең 500 укытучысын берләштерәчәк.

Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Ул дөньяның төрле илләре педагогларын, галимнәрен, белгечләрен берләштерәчәк. Фестиваль КФУның РФ интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән  танылган фәнни бренды булып тора.

Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале — мәктәп мәгарифен нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча уникаль мәйданчык. Форум 10 ел дәвамында КФУның Алабуга институты базасында  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уза.

Фестиваль үзен Россия укытучыларының, чит ил коллегаларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен үзләштерү буенча Россиядә бердәнбер мәйданчык; илебез һәм чит ил галимнәренең идеяләрен гамәлгә кертү мәйданчыгы буларак танытты. Форумдагы эш укытучы-практикалар һәм галим-белгечләр, урта гомуми белем бирү һәм югары мәктәпләр арасында диалогка корылган.

Быел фестиваль берничә юнәлеш буенча эшләячәк: укытучының эмоциональ януын профилактикалау; XXI гасыр дәресе: төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып, максатларны һәм бурычларны билгеләү; XXI гасыр мәктәбе өчен дәреслек; XXI гасырда тәрбия: яңа мәсьәләләр; белем бирү процессларын медик-педагогик тәэмин итүне оештыруга комплекслы якын килү.

Форумда пленар сессия, заманча мәгариф өлкәсендә галимнәр һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, предмет өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм һөнәри конкурслар булачак.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык укытучы катнаша. Россия, АКШ, Бөекбритания, Германия, Беларуссия, Казахстан һәм Эстония галимнәре, педагоглары, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре   100дән артык мастер-класс үткәрәчәк.  Беренче тапкыр онлайн катнашу мөмкинлеге дә каралачак.

Гадәттәгечә фестиваль кысаларында Җәйге педагогика мәктәбе — илнең барлык төбәкләреннән югары уку йортларының педагогик юнәлешләре студентлары өчен коворкинг узачак. Быел ул «Мәгарифне трансформацияләү шартларында яшь укытучы» темасына багышланган.

Катнашу өчен теркәлү узарга һәм җентекле мәгълүматны фестиваль сайтында белергә мөмкин.

Белешмә өчен.

Фестиваль беренче тапкыр 2010 елда, Укытучы елында үткәрелде. 2011 елда ул бөтенроссия, ә аннары халыкара статусын алган. Форум педагогик аралашуның һәм һөнәри осталыкны арттыруның уңышлы инновацион формасы булып танылды.

10 ел эчендә фестивальдә дөньяның 20 дән артык иленең модераторлары катнашты. Алар арасында Дрезден Техник университеты (Германия), Хунань педагогика университеты (Кытай), Монреаль (АКШ), Загребский университеты (Хорватия), Дублинның Университет көллияте (Ирландия), Висконсин-Мадиссон университеты (АКШ) һәм дөньяның башка югары уку йортлары вәкилләре бар. 1000нән артык мастер-класслар үткәрелгән, аларда 5000дән артык укытучы катнашкан.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов