КФУда мәктәпкәчә балалар өчен кытай теле курслары ачыла

Казан (Идел буе) федераль университетында кытай теле буенча яңа курслар ачыла.

Белем бирү программасы берничә дәрәҗәдән торачак. Моннан тыш, кытай телен эшлекле аралашу өчен дә өйрәнү мөмкинлеге булачак.

КФУ белгечләре халыкара имтиханнарга әзерлек барышында булышлык итәчәк һәм Кытай халык республикасындагы берәр югары уку йортында стажировка үтү өчен гариза бирүдә ярдәм күрсәтәчәк. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, шулай ук һәр теләгән кешегә каллиграфия буенча аерым курслар да каралган.

Әлеге дәресләр кытай телен белүче белгечләргә ихтыяҗ булудан оештырылган.

Өлкән тыңлаучыларга исәпләнгән һәр программа кысаларында аудитория белән ике укытучы эшләячәк. Дәресләрне Татарстанның әйдәп баручы тәрҗемәчесе, күпьеллык стажы булган педагог Синсинь Чэнь үткәрәчәк.