Агымдагы елда киң җәмәгатьчелек мәшһүр татар мәгърифәтчесе, философ, тарихчы, дин әһеле, археолог, этнограф, шәрыкыят галиме, мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтә.
Г.Тукайның Шиһап хәзрәтнең туган көне уңаеннан бер гасыр элек язган шигъри юллары мәгълүм:
“Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрәфәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!”
29 ноябрь көнне университетның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә милләтебезнең йөзек кашы Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлеге турында лекторий булып узды. Лекторийны татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С.Сәйфуллина алып барды. Студентларыбыз мөхтәрәм галим, профессор Хатыйп Миңнегулов, дин эшлеклеләре Нияз хәзрәт Сабиров, Рамил хәзрәт Юнысов, Зөлфәт хәзрәт Габдуллиннарның бай эчтәлекле, кызыклы лекцияләрен тыңладылар.
Казан ислам университеты мөгаллиме Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Әбелхәсән Һарун бине Баһаведдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдетгәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус Әл-Мәрҗанинең тәрҗемәи хәлен тәфсилләп бәян иткәннән соң, аның дини юнәлештәге хезмәтләрен дүрт төркемгә бүлеп сөйләде. Галим Мәрҗанинең «Әл-хикмәтүл балигатил…», «Әт-тарикатил-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә», «Әл-фаваидел-мөһиммә», «Мәшаригыль-ысул вә мәшарибел-фөсуд», «Назурәт-әл-хак…» хезмәтләренең эчтәлекләрен, тәрҗемә кылыну тарихларын сөйләде. Нияз хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең күп телләр белүенә, аеруча гарәп телен камил үзләштергәнлегенә, Коръән басмаларын нәшер итүгә әзерләүдә катнашуына аерым басым ясады. Сорауларга җавап бирү барышында Нияз хәзрәт Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнүнең бүгенге торышы хакында, агымдагы елда Ш.Мәрҗани турында документаль фильм төшерелүе турында әйтеп үтте. Әдәбият галиме, профессор Х.Миңнегулов студентларга Шиһабетдин Мәрҗанинең милләт тарихына мөнәсәбәтле эшчәнлеген сөйләде. Дин галиме Рамил хәзрәт Юнысов Шиһабетдин Мәрҗанинең яшьтән үк гыйлемгә тартылуына басым ясады. Галим 1870 елда дөнья күреп, аңа ватанында һәм мөселман Көнчыгышында шөһрәт китергән, реформаторлык идеяләре белән сугарылган «Назурәт әл-хак…» хезмәтенә аерым тукталды.
Рамил хәзрәт үз чыгышында: “Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендә язылган «Нәзурәт әл-хак…» китабы аны бөек реформатор буларак таныта. Галим шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була”. Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның чыгышы студентлар белән җылы әңгәмә рәвешендә барды. Зөлфәт хәзрәт Мәрҗанинең атаклы “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтенә тукталды, тәэсирләнеп, Г.Тукай шигырен укыды, студентларга Мәрҗани эшчәнлегенә, аның сәнгатькә карашына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Мәрҗанине тарих «үз чорының Платоны» (К.Насыйри), «татар Геродоты» (Җ.Вәлиди), «татар милли мәдәниятенә нигез салучы» (Г.Ибраһимов) дип олылый. Лекцияләрдә галимнәр күренекле татар тарихчысы, рухани Шиһабетдин бине Баһаветдин Мәрҗани турында әйтелгән фикерләрне дәлилләде, аның шәрыкнас галимнәр А.Казембек, В.Радлов, И.Готвальд һ.б. белән аралашуын билгеләп үтте.
Бу урында И.Гаспралының фикерен кабатлау мәгъкуль булыр: «Шиһабетдинемез бер иде кадер вә кыйммәтене белмәк аның өчен дәгел, безләр өчен ифтихардыр (горурлыктыр)». Лекторий гаҗәеп җылы, якты бер мәгърифәт нуры белән өретелгән иде. Милләтебезнең асылташы турындагы лекцияләр студентларыбызда гыйлем эстәү, мәгърифәт юлында армый-талмый хезмәт кую, хөр фикерле шәхес булу омтылышын ныгыта, дип ышанасы килә. Лекторий ахырында Ә.Еникинең мәгълүм әсәреннән алынган бөек шәхес С.Сәйдәшев сүзләре күңелдә яңгырап торды: “Ешрак булсын иде мондый гамьле сөйләшүләр”.