КФУда мәшһүр химик А.Бутлеровны искә алачаклар

19 сентябрьдә Казан федераль университетында 1860-1863 елларда Казан университеты ректоры һәм органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен булдырган шәхес Александр Бутлеровның тууына 190 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үтәчәк. Бу турыда КФУ А.Бутлеров исемендәге Химия институты директоры, профессор, химия фәннәре докторы Владимир Галкин хәбәр итә. 

Мәгълүм булганча, 15 сентябрьдә галимнең тууына 190 ел тулды. Бүген Химия институты дөньяның иң танылган химикларының берсе — Александр Михайлович Бутлеров исемен йөртә. Химия дөньясында Казан химия мәктәбе уникаль күренеш.

Химия фәне Император Казан университетында ачылган 1804 елдан ук укытыла. 1835 елда Химия лабораториясе төзелә, анда хәзер Казан химия мәктәбе урнашкан. Аны нигезләүчеләр арасында дөньякүләм танылган химиклар — Н.Н.Зинин һәм К.К.Клаус бар. Зинин анилинны синтетик метод белән алу юлын табу ачышы өчен үз исемен дөньяның химия фәне тарихына алтын хәрефләр белән яза. Карл Клаус әлеге лаборатория диварларында Россиядә ачылган табигый химик элемент рутенийны таба. Александр Бутлеров бу олуг остазларның шәкерте була. Ул органик матдәләрнең химик төзелеше турында теорияне барлыкка китерә, ул бүгенгә кадәр заманча органик химиядә өстәл китабы булып тора. Химия институтында аның туган көне һәр елны билгеләп үтелә. 

 19 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтә Ленин бакчасындагы Бутлеров һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Аннан соң Казан университетының төп бинасында галимгә багышланган күргәзмә ачылачак. Казан химия мәктәбе музеенда А.Бутлеров тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни сессия үтәчәк. Шулай ук музыкантлар, башкаручылар һәм биючеләр химик вакытындагы әсәрләрне башкарачаклар. Юбилей тантанасы Бутлеровның тууына 190 ел тулуга багышланган КФУ Химия институтының Галимнәр советы утырышы белән тәмамланачак.  

Әмма КФУда бу түгәрәк датага багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмаячак. Институт студентларының һәм хезмәткәрләренең 2018 нче елгы йомгаклау конференциясе дә химикның якты истәлегенә багышланачак.